

Алар бакчаны җыештырып бетерү белән сидерат өчен орлык чәчкән булганнар, хәзер түтәлләрне казып чыкканнар. Эшләр җитәрлек булса да, аның каравы, быел да мул уңыш – берничә капчык бәрәңге, помидор, кишер, чөгендер алганнар, җиләк-җимеш, карлыган да күп булган. Шуның өстенә, алар өчен бакчага бару – ул эш кенә түгел, ә табигатькә чыгу, саф һавада, елга буенда йөрү дә.
Бакчачылар җәмгыяте рәисе Роберт Фәйзуллин сүзләренә караганда, Чишмә районында 106 бакчачылык ширкәтендә 13 меңнән артык дача һәм бакча участогы бар. Дөрес, аларның икесе ябылу чигендә инде. Алкин авыл Советы территориясендә (70тән артык), Ар, Енгалыш, Ибраһим, Чишмә авыл биләмәләрендә дә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) күп. Зур юлларга, шәһәрләргә якын урнашкан участоклардан бакчачылар өзелми, ә ерак урнашканнарын кешеләр ташлап китә. Чишмә поселогының шикәр заводы бистәсендәге 300ләп бакча участогының да 50дән артыгы файдаланылмый. Бакчачыларның күбесе – пенсионерлар.
Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәте – ул мөстәкыйль оешма. Анда рәис, казначы-хисапчы бар, алар бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын тәртиптә тоталар һәм ел саен җыелыш үткәрәләр. Киң таралган проблемалар – электр энергиясе һәм су белән даими тәэмин ителмәү, юлларның һәм транспорт элемтәсенең начар булуы, көнкүреш чүп-чарын түгү мәсьәләсе. Сүз уңаеннан, 82 бакчачылык ширкәте каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторы белән килешү төзегән.
– «Башкортстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе турында»гы закон гамәлгә керү сәбәпле, бакчачыларга власть органнары ярдәм күрсәтер, дип ышанабыз. Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Күпләр өчен бу азык-төлек запасын тулыландыру ысулы да, – диде Роберт Флүр улы.
Безнең белешмә
19 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл сәгате» форматында онлайн-киңәшмә үткәрде, анда республиканың коммерцияле булмаган бакчачылык, яшелчәчелек ширкәтләрен үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ул муниципалитетлар дәрәҗәсендә Росреестр һәм салым органнары вәкилләре катнашлыгында ведомствоара комиссия төзү тәкъдимен хуплады, комиссия бакчачылык тармагының торышын бәяләү һәм идарә кабул иткән карарларны тиз арада гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
Республикада 1 500ләп коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте (СНТ) исәпләнә. 500 меңнән артык кешенең дачасы яки бакча участогы бар. Бу күрсәткечләр буенча Башкортстан илдә җиденче урында тора. Төбәктә бакчачылык ширкәтләре тигез урнашмаган, 2/3е Уфа янында, калган өлеше – зур шәһәрләр тирәсендә.