

Раиса Майоровага 70 яшь. Ул Чишмә поселогында гомер кичерә.
Шат күңелле, эш сөючән кеше буларак, ул бер минут та эшсез тормый.
– 70 яшь – иң матур чак. Кичә генә яңа ысул белән кура җиләге утырттым, үсентеләр язга ничек булыр, карарбыз инде, – дип хәбәрләре белән уртаклашты Раиса Григорьевна безнең белән телефоннан сөйләшкәндә. – Пандемия чорында берничә тапкыр Чишмә районы волонтерларына мөрәҗәгать иттем. Кайбер танышларым аларның намуслы булуына шик белдерә. Тик мин үзем дә һәрчак ярдәмгә килергә әзер булгач, кешеләргә ышанам. Бер генә мисал китерергә була: беренче тапкыр үзизоляция башлангач, Ринат Байбурин белән Радик Әсфәндияров килеп насосны төзәтеп киттеләр, бер тиен акча алмадылар, йөрәк кушуы буенча ярдәм итәбез сезгә, диделәр. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Радикның безнең арада булмавы гына бик кызганыч... Безнең волонтерлар кирәк булса азык-төлекне дә, даруларны да китереп бирәләр. Алар җаваплы һәм тәртипле кешеләр. Әгәр ярдәм итәргә беркемегез дә булмаса, икеләнеп тормагыз, кыю рәвештә аларга мөрәҗәгать итә аласыз. Волонтерлар җылы сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәрләр, – дип киңәш бирә Раиса Майорова.
Чишмә районында коронавируска каршы көрәш буенча оператив волонтерлык штабы эшли һәм аның базасында колл-үзәк булдырылды, анда үзизоляциядә торган гражданнардан шалтыратулар кабул ителә. Бу – хроник авырулары булган 65 яшь-тән өлкәнрәк кешеләр. Безнең волонтерлар арасында төрле һөнәр ияләре: заводта эшләүче электриктан башлап алдынгы оешма директорына кадәр бар. Һәм алар, үз көчләрен һәм шәхси вакытларын кызганмыйча, халыкка ярдәм итәләр, дөнья өчен катлаулы чорда үзләрен ялгыз хис итәргә ирек бирмиләр.
Чишмә районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча баш белгече, коронавирусны кисәтү буенча оператив волонтерлык штабы җитәкчесе Ильвина Байбурина сүзләренә караганда, штаб эше җәйге чорда да туктатылмаган, гаризалар саны гына кимегән. Яңа чикләүләр кертү һәм чараларны катгыйландыру белән оператив волонтерлар штабы янә үз эшен башлап җибәрде. Хәзерге вакытта волонтерлар ковидтан вакцина ясатырга өлгермәгән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә азык-төлек, дарулар һәм дәваханәдән дару рецептлары китереп бирүдә ярдәм күрсәтергә әзер.
Моның өчен 8 (34797) 2-06-77 саннары буенча шалтыратырга гына кирәк, һәм гариза бирүчегә ки-рәкле әйберләр якын арада китереп биреләчәк.
Волонтерлар өйгә кермиләр, пакетларны ишек янында калдыралар.
Оператив штаб волонтерлары Чишмә районының бөтен территориясендә, шул исәптән авылларда да эшлиләр.