Чишмэ
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
23 Октября 2021, 13:51

Коронавирус: хәл катлаулана

Башкортстан Республикасында, шул исәптән Чишмә районында коронавирус таралуга бәйле хәл борчу тудыра. Шуңа күрә вакцина ясатмаган кешеләр өчен мөмкинлекләрне чикләүче кайбер санитар чаралар кертелә.  

Коронавирус: хәл катлауланаКоронавирус: хәл катлаулана
Коронавирус: хәл катлаулана

Бар җирдә дә, аерым алганда, сәүдә үзәкләрендә санитар чаралар җиренә җиткереп үтәлми.

Шуңа күрә без эпидемиягә каршы чараларның ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерергә булдык.

Чишмә поселогының Ленин урамында урнашкан «Ярминкә» кибетенә килүчеләрнең күбесе битлектән иде. Сатып алучылар битлек кимәгән булса, кибет хезмәткәрләре аларга битлекне дөрес итеп – борынны каплап кияргә тәкъдим итә. Бер кеше битлексез килеп керде. «Ник кимәдегез?» дигән сорауга, онытканмын дип иңбашларын гына җыерды. Әлеге факт бик үк әһәмиятле дә түгел кебек, әмма... кешеләр пандемия озакка сузылу сәбәпле чир йоктырудан курыкмый башладылар. Һәм, нәтиҗә буларак, авыру таралуын дәвам итә.

– Ишек янында кулларны эшкәртү өчен антисептик куелган, санитар таләпләрне үтәмәүчеләргә товар сатылмый, битлек булмаган очракта аны кассадан сатып алырга мөмкин,  – дип билгеләп үтте кибет управляющие Елена Кесслер. – Кайвакыт сатып алучылар канәгатьсезлек белдерә башлый, шуңа күрә сак хезмәткәрләрен чакыртып аңлатырга туры килә.

Кибеттә эшләүче хезмәткәрләрнең барысы да прививка ясаткан, һәркөнне температуралары үлчәнә, бина эче ике сәгать саен җилләтелә, дезинфекция чаралары белән юып чыгарыла.

Сәүдә залында даими рәвештә коронавирус таралуга каршы чараларны үтәү мөһимлеге турында игълан ителә.

– Халыкны эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз. Бу бит, беренче чиратта, алар мәнфәгатендә, – диде Елена Владимировна. Өстәвенә, 12 октябрьдән Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 18 мартындагы «Башкортстан Республикасында коронавирус инфекциясе (COVID-2019) таралу хәвефе янауга бәйле рәвештә, республика территориясендә «Югары әзерлек» режимын кертү турындагы» 111нче указына ярашлы, коронавируска каршы чаралар катгыйлана.

Коронавирус: хәл катлаулана
Коронавирус: хәл катлаулана
Автор:Николай Покотило
Читайте нас