

Анда актив халык, әйдәүче галимнәр, экспертлар һәм хакимият вәкилләре катнашты. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов хәбәр иткәнчә, очрашу республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычында оештырылган, ул Башкортстанның милли байлыгы һәм символы булып торган һәйкәлне алу турындагы барлык ялган сүзләргә нокта куярга кушты, дип хәбәр итә БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Активистлар монумент элеккечә калырмы, дип борчыла, ә кемдер гомумән ремонт кирәклегенә шик белдерә.
Һәйкәл өч терәктә тора, алгы яктагысы – атның сул аягы. Нәкъ ул начар торышта да инде – нык тутыккан. Ат скульптурасында зур ярыклар хасил булган, анда кошлар оя кора башлаган.
– Һәйкәлнең нигезен алыштырырга кирәк, ул 2019 елдан бирле җиде сантиметрга утырган, елдан-ел басыла. Скульптураның авырлыгы 40 тонна тәшкил итә. Һәйкәлнең тутыгу дәрәҗәсе, 2019 ел белән чагыштырганда, 10 процентка арткан, – дип аңлатты Азат Бадранов.
Башкортстанның мәдәни мирасын саклау үзәге белгечләре тарафыннан үткәрелгән планнан тыш тикшерү барышында һәйкәлдә күп кенә җитешсезлекләр ачыкланган, мәдәни мирас объекты милекчесе булган Уфа хакимиятенә аларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.
2020 елда һәйкәлне яңартып кору буенча фәнни-проект документлары эшләнә башлаган, аның ахыргы варианты Дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза акты белән Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау үзәгенә тәкъдим ителгән.
Азат Бадранов ассызыклаганча, җәмәгатьчелек вәкилләре белән һәйкәлне ремонтлау турында уртак фикергә килеп булмаса, аның Агыйделгә төшеп китүе ихтимал иде.
– Без һәйкәлне яңартып коруның һәр этабын, аны сүтеп алу планыннан башлап һәр гамәлне халыкка һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итеп торырга тырышачакбыз, – дип вәгъдә итте Азат Бадранов.
Скульптураны сүтеп алу һәм киләчәктә яңартып кору өчен элекке урыныннан 10 метр читкәрәк кую турында карар кабул ителде. Шәһәр халкы һәм кунаклары эшләр барышын үз күзләре белән күрә алачак. Һәйкәл элеккечә соры төскә буялачак, аның архитектур йөзе үзгәрмәячәк, шулай ук ул урнашкан тау битләве ныгытылачак.
Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау үзәгендә эшләрне контрольдә тоту өчен махсус орган – һәйкәлне яңартып кору мәсьәләләре буенча иҗтимагый комиссия төзеләчәк. Аның составына әлеге үзәк вәкилләре, республиканың архитектура һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау өчен актив чыгыш ясаучы федераль экспертлар, галимнәр, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре керәчәк.