Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
19 Октября 2021, 10:30

Рейдлар үткәрелде

Чишмә поселогында социаль яктан имин булмаган 15 гаилә тикшерелде. Алар белән балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча әңгәмәләр үткәрелде, балаларның яшәү шартлары, шулай ук янгын хәвефсезлеге тәэмин ителү, янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоматик җайланма булу һәм аларның төзеклеге тикшерелде.

Рейдлар үткәрелдеРейдлар үткәрелде
Рейдлар үткәрелде

Бу гаиләләргә әлеге җайланмалар бушлай бирелгән. Тик тикшерү барышында күбесендә батарейкалар булмавы ачыкланган, чөнки хуҗалар тәмәке тартканда сигнал кабынмасын өчен тартып алганнар. Кызганычка каршы, исәптә торучы гаиләләр азаймый, рейд барышында күршеләреннән дә зарлану сүзләре ишетелә.

Республика буенча ел башыннан янгында – 13, ә үткән елда 7 бала һәлак булган. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап янгыннарда 205 кеше үлгән, бу, үткән ел белән чагыштырганда, 35кә күбрәк.

Рейдлар үткәрелде
Рейдлар үткәрелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас