Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Октября 2021, 09:57

Мотлак вакцинация һәм коронавирус турында

Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Башкортстанны COVID-19 буенча хәлләр борчулы булган төбәкләр исемлегенә кертте. Михаил Мурашко безнең республикада, шулай ук Татарстанда һәм Ырынбур өлкәсендә вафат булучылар һәм авыручылар саны арту аеруча сагайта, дип белдерде.

Мотлак вакцинация һәм коронавирус турындаМотлак вакцинация һәм коронавирус турында
Мотлак вакцинация һәм коронавирус турында

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә илдә прививка пунктлары җитәрлек, бер генә төбәктә дә вакцинага кытлык күзәтелми, аның күләме ике айлык запастан артып китә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә барышында коронавирус һәм дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән чирләүче пациентларны дәвалау урыннарын арттыру башка төр авыруларның медицина ярдәмен алуына комачаулык итәргә тиеш түгеллеген ассызыклады.

– Башка төрле чир белән авырган кешеләр дәваханәгә яки табибка керә алмаган бер генә очрак та булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта COVID-19 белән авыручылар өчен һәрчак запас койка-урыннар булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.

Чәршәмбе, 13 октябрьдә, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан идарәлеге республиканың баш санитар табибы карарын бастырды, анда COVID-19дан мәҗбүри вакцина ясатырга тиешле аерым категория гражданнарның тулы исемлеге тәкъдим ителгән. Вакцинаны 60 яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәкләр; медицина, фармацевтика һәм шифаханә-сәламәтләндерү оешмалары хезмәткәрләре; белем бирү оешмалары, шул исәптән өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре; социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре; социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче затлар; транспорт һәм транспорт инфраструктурасы оешмалары хезмәткәрләре һәм башка категория гражданнар мотлак эшләтергә тиеш. Әлеге карарда оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләренә үз коллективлары хезмәткәрләренә вакцина ясатуны оештырырга күрсәтмә бирелгән.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәктә коронавирус инфекциясен кисәтү мәсьәләләренә һәм агымдагы хәлгә багышланган брифингында шушы көннәрдә 12–17 яшьлек үсмерләр өчен вакцина кайтарылачак, дип хәбәр ителде. Әлеге вакытта Башкортстанда балалар арасында авыручылар саны артуы күзәтелә. Аларның күбесе коронавирусны җиңел кичерә, әмма хроник чирлеләр арасында авыр очраклар да бар.

Шулай ук «Бердәм Рәсәй» партиясенең «Безнең кайгыртучанлык» волонтерлык үзәгенең 13 октябрьдә янәдән эш башлап җибәрүе билгеле булды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулар, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, авырлы хатыннар һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр волонтерларга мөрәҗәгать итә ала. Гаризаны 8-800-201-8903 телефоны буенча калдырырга кирәк.

Волонтерлар кибеткә барып исемлек буенча кирәкле товарлар сатып алачак, китереп биргәч аның өчен түләргә кирәк булачак. Алар шулай ук пенсионерларны дәваханәгә яки вакцина ясату үзәгенә машина белән бушка алып бара, кирәкле дарулар китереп бирә.

Фото: «Башинформ» МА, Валерий Шахов

Мотлак вакцинация һәм коронавирус турында
Мотлак вакцинация һәм коронавирус турында
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас