Чишмэ
-1 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Октября 2021, 04:37

Йомгак ясалды, планнар билгеләнде

1 октябрьдән Чишмә районында хәрби хезмәткә алу кампаниясе башланды. 4 октябрьдә Чишмә районының хәрби хезмәткә чакыру пунктында узган киңәшмәдә шул турыда сүз барды. Анда Чишмә районының хәрби хезмәткә алу комиссиясе әгъзалары, табиб-белгечләр, прокуратура, авыл биләмәләре вәкилләре катнашты.

Йомгак ясалды, планнар билгеләндеЙомгак ясалды, планнар билгеләнде
Йомгак ясалды, планнар билгеләнде

– Язгы кампаниядә хәрби хезмәткә 233 граждан чакырылды. 100 кешенең хезмәткә баруы кичектерелде, 84 проценты белем бирү учреждениеләрендә уку сәбәпле, 16 проценты сәламәтлек торышы буенча кичектерү алды. Быел яз гражданнарның хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткече узган ел дәрәҗәсендә кала – 74,2%. 2021 елның язгы чакырылышында Чишмә районыннан

77 егет, республикадан 5157 кеше хәрби хезмәткә алынды. Республика җыелма пунктыннан кире кайтучылар булмады, – дип язгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә китүчеләрнең күбесе – 50 кеше коры җир гаскәрләренә, 8 кеше һава-десант гаскәрләренә, алтысы милли гвардиягә, шул ук кадәр кеше матди-техник тәэмин ителеш гаскәрләренә җибәрелгән.

Чишмә районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Эльвира Хәбибуллина үзенең чыгышында коррупция темасына кагылып үтте: нинди гамәлләрнең коррупция дип саналуы, аның өчен нинди җәза билгеләнүе турында сөйләде. Ул шулай ук армиягә бармый калырга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр булса, кичекмәстән полициягә яки Чишмә районы прокуратурасына хәбәр итәргә кирәк, дип искәртте.

Киңәшмәдә шулай ук хәл ителергә тиешле проблемалар да тикшерелде. Районның авыл биләмәләре буенча хәрби хезмәткә алынырга тиешле гражданнарга бу турыда хәбәр итү эшен дә җайга салырга кирәк булачак. 2021 елда көзге комиссия утырышына 148 кеше чакырылган, аларның 62се килмәгән. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыга нинди дә булса өстәмә тикшеренү, мәсәлән, компьютер томографиясе узарга кирәк булса нишләргә, дигән мәсьәлә дә кузгатылды. Бу сорауга Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов: «Бу очракта, әлбәттә, чираттан тыш тикшерү уздырачакбыз», дип җавап бирде.

Шуны билгеләп үтик, көзге чакырылыш кампаниясендә Чишмә районыннан 48 егет армия сафына алынырга тиеш.

Йомгак ясалды, планнар билгеләнде
Йомгак ясалды, планнар билгеләнде
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас