

Катнашучыларга ике этап үтәргә тәкъдим ителде. Тәүге теоретик этапта юл кагыйдәләре һәм транспорт чарасын файдалану буенча имтиханнар тапшырырга кирәк булды.
– Автобус йөртүчеләр югары нәтиҗә күрсәттеләр. Аларның бәйгегә ныклап әзерләнеп килүе күренеп тора, хәтта ДОСААФ укытучылары да гаҗәпкә калды, – дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Әлфия Вәлиева.
Чираттагы сынау практикага бәйле булды.
Мәгариф идарәлегенең баш механигы Венер Ахунов билгеләп үткәнчә, биредә аларга килеп тукталырга, чигенеп гаражга керергә һәм эстакадага менәргә кирәк булды.
– Әлеге бәйгедә икенчегә катнашам, беренчесе 2019 елда булган иде. Руль артына утыруыма 28 ел, өченче ел мәктәптә шофер булып эшлим. Дмитриевка, Леонидовка һәм Яңавыл авылларыннан 70ләп укучыны мәктәпкә йөртәм. Балаларны йөрткәндә, беренче чиратта, хәвефсезлек һәм, әлбәттә инде, транспортның төзеклеге мөһим. Техник тикшерүгә әзерлек, машинаны ремонтлау катгый контрольдә тотыла, – диде Әмин мәктәбенең автобус йөртүчесе Линар Нәбиуллин.
Бәйгедә катнашу чираты аңа җитте, менә ул руль артына утырды, каешын эләктерде һәм каршылыклар полосасына килеп туктады. Биремнәрне җиңел генә үтәп чыкты. Автобус йөртүчеләр арасында аңа икенче урын бирелде.
– Автобусларның барысы да диярлек балаларны йөртү өчен әзер. Районның кайбер мәктәпләрендә, чыннан да, автобус йөртүчеләр җитми. Шуңа карамастан, балалар мәктәпкә җәяү йөрми. Практик өлештә без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә бәйгедә катнашучыларның автобус йөртү осталыгына игътибар итәбез. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, бераз хата җибәрүчеләр дә бар, – дип билгеләп үтте Венер Ахунов.
Икенче этап тәмамланганнан соң ДОСААФның урындагы бүлекчәсендә бәйгегә йомгак ясалды һәм ике категория буенча җиңүчеләр һәм призерларның исемнәре аталды. Полиция капитаны Әлфия Вәлиева сүзләренә караганда, җиңүчеләр бәйгенең төбәк этабына барачаклар һәм аларга акчалата бүләк тә биреләчәк.
Урта класслы автобус йөртүчеләр арасында 1нче мәктәптән Руслан Галиев җиңү яулады, ә гимназия шоферы Рәис Мансуров өченче урын алды.
Дмитриевка мәктәбеннән Тимеряр Хәсәнов кече класслы автобус йөртүчеләр арасында иң остасы дип танылды. Ике этап нәтиҗәләре буенча Фәнил Минһаҗевка (Дурас мәктәбе) икенче һәм Владимир Елисеевка (Бишкәҗә мәктәбе) өченче урын бирелде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый бәйгеләр хәвефсезлек тәэмин итү өчен генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау өчен дә мөһим. Чөнки автобус йөртүчеләр балаларның гомере өчен җаваплы бит.