Чишмэ
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
8 Октября 2021, 11:00

Югары уку йортлары грант ала

Республиканың өч югары уку йорты – Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты «Приоритет-2030» федераль программа буенча бирелүче грантның махсус өлешен алды.

Югары уку йортлары грант алаЮгары уку йортлары грант ала
Югары уку йортлары грант ала

Әлеге университетларның үсеш программаларын яклауда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Белем бирү оешмаларын үстерү программаларына ярдәм итү буенча Совет Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды. Грантның махсус өлешенә илнең 54 югары уку йорты дәгъва итте.

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, «Приоритет-2030» программасы элекке белем бирү программаларыннан шактый алда бара, җиңүче вузлар киләчәктә Рәсәйдә фәнни-технологик үсешнең таяныч нокталарына әверелергә тиеш.

– «Приоритет-2030» программасы буенча без университетлар һәм фән эшчәнлеген җанландырып җибәрергә, югары уку йортларын үстерү программаларына өстәмә стимул булдырырга ниятлибез. Бу эшне дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге структурасына кертәбез, ул инде федераль дәрәҗә алды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

– Фәнни-мәгариф үзәк платформасы ярдәмендә без индустриаль партнерларыбыз – Ростех дәүләт корпорациясе, «Интер РАО» холдингы, «Газпром» төркеме ярдәмендә производствога фәнни эшләнмәләрне кертү мөмкинлеген алабыз.

Исегезгә төшерәбез, бәйге нәтиҗәләре буенча өч югары уку йорты да «Приоритет-2030» программасына керде һәм алар ел саен 100 миллион сум күләмендә грант алачак. Моңа өстәп, 2022 ел ахырына кадәр Башкорт дәүләт медицина университетына – 426 миллион, ә Башкорт дәүләт университетына һәм Уфа дәүләт нефть техник университетына 142шәр миллион сум акча биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен ил буенча «Приоритет-2030» программасы буенча бирелүче грантның махсус өлешен 22 төбәктә урнашкан 46 университет алды. Киләсе ел азагына кадәр гомуми финанслау 47 миллиард сумнан артык, шулардан база өлеше буенча якынча 21 миллиард сум ике елга, грантның махсус өлеше буенча 26 миллиард сумнан артык булачак.

«Приоритет-2030» программасы ил икътисады һәм социаль өлкә өчен яңа фәнни белемнәр, технологияләр булдыруда алдынгы урыннарда булачак университетлар формалаштыруга юнәлдерелгән.

Экспертлар әйтүенчә, программада катнашучы вузлар фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлегенең иң яхшы практикаларын эшләячәк һәм таратачак, чит ил студентларын һәм чит ил галимнәрен дә Рәсәй төбәкләренә җәлеп итәчәк.

Шуны билгеләп үтик, «Приоритет-2030» программасы Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча башлап җибәрелде.

Югары уку йортлары грант ала
Югары уку йортлары грант ала
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас