Чишмэ
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
29 Сентября 2021, 09:10

Биш проект – республиканың үсеш нокталары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округында үткән киңәшмәдә Башкортстанның социаль-икътисади үсеш проектларын тәкъдим итте.

Биш проект – республиканың үсеш нокталарыБиш проект – республиканың үсеш нокталары
Биш проект – республиканың үсеш нокталары

Анда шулай ук Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре җитәкчеләре катнашты. Рәсәй Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Рәсәй Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видеоконференция форматында киңәшмә үткәрде.

Радий Хәбиров биш проект тәкъдим итте. Беренче проект – «Глобаль энергетика күчеше өчен Евразия климатик инициативасы». Республикада карбон полигоны булдыру ниятләнә, гариза Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгында расланган. Уфа дәүләт нефть-техник университеты Милли технологик инициативаның компетенцияләр үзәген ачу белән полигон операторы эшен үз өстенә алды.

– Республикага кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 50 миллиард сум күләмендә бәяләнә, шуның 5,1 миллиард сумы – федераль инвестицияләр. Хөрмәтле Дмитрий Николаевич! Безгә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Әлеге стратегик проект белән тулаем эчке продуктның углерод сыйдырышлылыгын 10 процентка киметә һәм сәнәгатьтә түбән углеродлы товарлар экспортын 30 процентка кадәр арттыра алабыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Икенче проект – зур Уфа университетын булдыру һәм кампус төзү, әлеге вакытта проект эшләренә акча бүлү каралган инде. Беренче чираттагы объектны 2023 елның беренче кварталында куллануга тапшыру планлаштырыла.

Тагын бер проект пилотсыз авиация кластерын булдыру белән бәйле, планда – пилотсыз авиация системаларының сертификацияләнгән сынау полигонын булдыру һәм кече авиация сериясен чыгару.

– Шәһәр һәм төбәкара шартларда пилотсыз авиация куллану инфраструктурасын булдырачакбыз. Пилотсыз техника хезмәтләрен легальләштерү өчен эксперименталь режим кертәбез, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Дүртенче һәм бишенче проектлар Урал аръягы һәм Уфа агломерациясе үсеше белән бәйле. Аерым алганда, шәһәр яны элемтәсен оештыру өчен яңа тимер юл тармагы төзергә, шул исәптән Уфа халыкара аэропортына кадәр, һәм «Карлыгач» тибындагы тиз йөрешле электричкалар җибәрү планлаштырыла.

– Рәсәй тимер юллары белән берлектә техник-икътисади нигез әзерләдек инде, ул эксперт советы тарафыннан тикшерелә, уңай бәяләнер, дип уйлыйбыз, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

Шулай ук яңа күпер корылмалары һәм транспорт юллары төзелешенә дә зур игътибар бирелә, бу исә юлларның йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко илнең Икътисади үсеш министрлыгына, Рәсәй Хөкүмәтенең Координация үзәгенә һәм «Росстат»ка төбәкләр белән берлектә атна дәвамында Идел буе федераль округы төбәкләрендә көнүзәк хәлне тасвирлый торган мәгълүматларны өзлексез җыюны тәэмин итәргә кушты.

Биш проект – республиканың үсеш нокталары
Биш проект – республиканың үсеш нокталары
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас