

Поселокның Шикәр заводы бистәсендә урнашкан 4нче мәктәбенә дә Белем көнендә әти-әниләре һәм картәни-картәтиләре белән бергәләп матур итеп киенгән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар килде. Кемдер югарырак сыйныфка күчкән, ә кемдер мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән. Аларны быел белем дөньясы белән беренче укытучылары Гөлнара Фәтхуллина таныштырачак.
– Бүген кечкенә оныгыбыз Азалияне беренче сыйныфка озатабыз. Бу безнең өчен бик шатлыклы вакыйга, шуңа күрә килми кала алмадык. Үзебезнең дә 70 ел элек мәктәпкә барганыбыз искә төште. Җәй буе яңа уку елына ныклап әзерләндек, мәктәп формасы, язу өчен кирәк-яраклар сатып алдык, – диде Мәсхүдә апа Латыйпова.
Беренче сыйныфта укучы Даринаның әнисе Элина Шабазова да май аеннан ук мәктәпкә әзерләнү турында хәстәрлек күрә башлаган.
– Быел кызыбыз укырга бара, аңа җиде яшь. Улыбыз Исламның да апасыннан калышасы килми, тик аңа әле берничә ел көтәргә туры киләчәк. Мәктәпкә алдан ук әзерләндек, ни дисәң дә тәү тапкыр барабыз. Әти-әниләр балаларына караганда да ныграк борчыладыр, мөгаен, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Элина Нил кызы. Әйткәндәй, ул «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Ә менә кечкенә Ралина Зәйнуллинаның йөзеннән елмаю китми.
– Аның бик мәктәпкә барасы килде, үзаллы укырга һәм язарга өйрәнде. Хәтта абыйсына дәрес әзерләргә дә ярдәм итә, – дип елмаеп сөйләде әти-әнисе.
Тантаналы мизгел җитте һәм бәйрәм чарасы башлану турында хәбәр ителде.
Бу көнне балаларны һәм беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы белән котлау өчен Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең генераль директоры Юрий Баримбойм һәм педагогик хезмәт ветераны Любовь Грибова килде.
– Кадерле беренче сыйныф укучылары, кайчандыр мин дә сезнең кебек үк, дулкынланып биредә беренче дәрес башланганын көтеп тордым. Быел мәктәпне тәмамлавыма – 30 ел. Бүген укучыларыбызга уңышлар, сәламәтлек, яңа үрләргә ирешүләрен, ә ата-аналарга сабырлык, балаларны яхшы укуга рухландыра белүләрен телим. Үзегезне саклагыз, – диде үз чыгышында Ришат Әнис улы.
Мәктәп директоры Резида Мәүлетова исеменнән дә котлау сүзләре яңгырады:
– Бүгенге көндә бездә 200 укучы белем ала. Быел беренче сыйныфта 30 бала укыячак. Аларның укытучылары Гөлнара Ринат кызы да безнең мәктәптә беренче ел укытачак, моңа кадәр ул 2нче урта мәктәптә эшләгән. Аларга уңышлар, сәламәтлек, яхшы билгеләр, ә тугызынчы сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.
Балалар янына бәйрәмгә әкият герое Карлсон да килде, ул беренче сыйныф укучыларына белем китабын бүләк итте. Тугызынчы сыйныф укучылары да аларны уку елы башлану белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Беренче сыйныф укучылары тырышып укырга сүз бирделәр.
Һәм менә тугызынчы сыйныф укучысы Эмиль Чернышев белән беренче сыйныф укучысы Вероника Чернышева, балаларны тәүге сыйныф сәгатенә чакырып, беренче кыңгырау шалтыраттылар.