

«Балаларның гомере өчен җаваплыбыз. Минем бурыч – иртән укучыларны мәктәпкә алып килү һәм дәресләр тәмамлангач кире илтеп кую. Балаларның, әлбәттә, укудан соң шаярышып аласылары да килә, әмма мине тыңлыйлар, чөнки юлда иң мөһиме хәвефсезлек икәнен аңлыйлар, ә иминлек автобус йөртүченең осталыгына да, кечкенә пассажирларның тәртибенә дә бәйле», – ди Рим Әхмәтов.
Аның, шофер буларак, юллар сыйфатына, бигрәк тә язгы-көзге чорда Бәкәй – Вишневка юлына кагылышлы сораулары бар. Шуңа күрә аңа һәм башка мәктәпләрдә эшләүче хезмәттәшләренә дә аерым осталык һәм тәҗрибә кирәк. Ул идарә иткән автобус техник яктан һәрвакыт төзек, чиста һәм теләсә кайсы вакытта юлга чыгарга әзер, ул иң беренчеләрдән булып яңа уку елында файдалануга рөхсәт алды.
Әйтергә кирәк, Чишмә районында соңгы өч елда мәктәпләр автопаркы федераль һәм төбәк бюджетлары исәбенә даими рәвештә яңартылып тора, бу файдалану срогы тәмамланган автобусларны үз вакытында сафтан чыгарырга мөмкинлек бирә. Иң «иске» транспортка 7 ел, ә автобусларның күбесе 2–3 ел элек кенә алынган. Иң яңасы 2020 елның декабрендә гимназиягә бирелгән.
Автобуслар 83 торак пункттан якынча 1500 баланы мәктәпкә йөртә. Кайбер авылларда, яшьләр авылдан китү, халык саны аз булу сәбәпле, мәктәпләр ябылды, шуңа күрә анда яшәүче балалар күрше авыл мәктәпләрендә белем ала. Автобуслар көйле эшләсен өчен алдан ук маршрутлар төзелгән. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә зур эш башкарылган. Юллар, тукталыш урыннары да игътибардан читтә калмады. Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, яңа маршрутлар турында сорау килеп туса, һәм ул көнүзәк һәм максатка ярашлы булса, аларны ачу ихтималлыгын билгеләп үтте.
Чишмә районы Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы Айрат Карачурин сүзләренә караганда, техниканы тикшерү барышында төп игътибар тормоз системасының, йөрү өлешенең төзеклегенә, тахографлар, аптечкалар, ут сүндергечләр, хәвефсезлек каешлары булуга юнәлтелә. Мәктәп автобусларын карап чыккач, түбәндәге җитешсезлекләр ачыклануын әйтеп үтәргә була: кайбер автобусларда чехоллар тузган, аптечкадагы даруларны саклау вакыты узган, бер автобуста тормоз системасын карау таләп ителә, икенчесенә бөтенләй капиталь ремонт кирәк, ә кайберләрендә нибары «Дети» язуын яңартырга гына кирәк. Гомумән алганда, автобуслар яңа уку елына әзер, кайбер җитешсезлекләр урында хәл ителде, калганнарын берничә көн дәвамында бетерү бурычы куелды.
Сүз уңаеннан, автобус йөртүчеләр дә мәгълүмат базасы буенча тикшерелде, штраф салынуы яки башка закон бозу очраклары булу-булмавы исәпкә алынды.
– Бүгенге көндә юридик затларны җәзага тартыр өчен нигез юк, бу бик сөенечле хәл, – диде Айрат Карачурин.
32 мәктәп автобусыннан беренче көнне 18е тикшерелде. Калган техника Уфада узачак «WorldSkills Russia-2021» чемпионатына җәлеп ителде. Алар чара үткәннән соң тикшереләчәк һәм рейска чыгарга рөхсәт алачак.