Чишмэ
+17 °С
Ясно
Җәмгыять
25 Августа 2021, 10:35

Мәсьәләләрне өлешчә хәл иттеләр

Халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап ишетергә теләде

Мәсьәләләрне өлешчә хәл иттеләрМәсьәләләрне өлешчә хәл иттеләр
Мәсьәләләрне өлешчә хәл иттеләр

Дурас авылы биләмәсендә халык җыелышы – Авыл советы көне узды, анда район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Чишмә муниципаль район Советы рәисе Хәлил Бикмәев, депутат Илнур Уразмәтов, район хакимияте башлыгы урынбасарлары, район оешмалары җитәкчеләре, авыл депутатлары, старосталары катнашты. Коронавирус авыруын таратуга юл куймау максатында очрашу Дурас Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Дурас авыл Советы башлыгы Фәнил Заманов 2020 елда һәм агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эшләр турында хисап тотты, авыл биләмәсенә сигез торак пункт керүен, анда 1291 кеше яшәвен билгеләп үтте, аларда яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү бурычын куйды, бу юнәлештә ниләр эшләнүе, кайбер проблемалар – Бүләкбаш авылында суүткәргечнең еш өзе-лүе, Биккол һәм Пенза авылларында интернет булмау, район үзәгенә автобус йөрмәү, кайбер авылларда кибетләр юклыгы, урам этләрен тотуны оештыру турында сөйләде.

Авыл биләмәсендә хокук бозулар турындагы мәгълүмат белән полиция капитаны Рунар Исхаков чыгыш ясады, районда һәм авыл биләмәсендә сәламәтлек саклау торышы, пандемия һәм вакцинация барышы турында үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов сөйләде. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров авыл халкына районда эшләр торышы, үсеш перспективалары турында мәгълүмат бирде.

Барлык чыгышлар да кызыксыну уятты, телдән һәм язма рәвештә сораулар бирелде. Авыл халкы авыруларны дәвалау өчен көндезге стационар ачу (моның өчен бина да, белгеч тә бар), Яңа Ябалаклы авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча балалар мәйданчыгын коймалау, җәмәгать транспорты йөрүне оештыру, юлларны ремонтлау мөмкинлеге белән кызыксынды...

Аерым мәсьәләләр шунда ук хәл ителде, башкаларын район хакимияте башлыгы Р. Мансуров җыелышта катнашкан район оешмалары җитәкчеләренә хәл итәргә кушты, кайбер мәсьәләләрне үз контроленә алды, аларны хәл итү өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендәге оешмалар белән эшләргә кирәклеген аңлатты.

Алкин авыл Советы биләмәсенең Уразбахты авылында үткән гражданнар җыенында да төрле мәсьәләләр тикшерелде, анда да халыкны юллар торышы борчый.

Күп балалы бер әни кичләрен шау-гөр килгән яшьләргә зарланды, участок полицейскиена бу мәсьәләне контрольгә алуын сорады, башкалар да аны хуплады. Ул юл буйларын баскан әрәмәлек проблемасына да ра-йон җитәкчеләренең игътибарын юнәлтте.

Халыкны берничә торак пунктта ремонт таләп ителгән Мәдәният йортлары торышы борчый. Авыл күпере, шулай ук аның янындагы юл начар торышта, ә бу яңгырлы яки кышкы көннәрдә машиналар йөрүне кыенлаштыра.

Новотроицкий авыл Советы биләмәсе халкын да юллар торышы борчый, гражданнар җыенында шоссега яңа асфальт салынуы, ә юлдан төшкән урынга асфальт җәелмәве билгеләнде. Новотроицкий авыл Советы биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов бу мәсьәләнең август ахырына кадәр хәл ителәчәген һәм юл участогына вак таш җәеләчәген әйтте. Шулай ук Яңа Муса авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзү, Бәрсүәнбашта мәктәп тукталышы турындагы мәсьәлә кузгатылды.

– Авылда бер тукталыш бар. Якында яшәүчеләргә анда барып җитү җиңелрәк, ә еракта торучыларга нишләргә? Чөнки балаларга юлда хуҗасыз йөргән этләр очрый, явым-төшем булганда да атлавы читен, – дип язма рәвештә мөрәҗәгать иткән авыл халкы.

Биләмә халкы авыл Советы территориясендә урнашкан бер фельдшер-акушерлык пунктында су, газ һәм канализация булмауга да зарланды. Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров 1 октябрьгә кадәр бу проблеманы хәл итү бурычын куйды.

Ярми авыл Советында үткән халык җыенында Калмаш – Чишмә һәм Үрге Тирмә – Чишмә юлларының начар торышы тикшерелде. Ярми һәм Түбән Тирмә халкы «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең йөк машиналары юлларны боза, дип зарланды.

«Беренчедән, аларның зур тизлектә йөрүе бик куркыныч, өйләр селкенеп тора, икенчедән, юлларны да бозалар», – диде Ярмидән Ринат Собханкулов. Ул әлеге проблеманы хәл итү өчен видеокамералар куярга тәкъдим итте. Халыкны шулай ук Слак авылына кадәр 2,6 чакрым озынлыкта юл салуның кичектерелүе дә борчый. Ачыклануынча, подрядчы авыл хуҗалыгы предприятиесенең төзелешкә 5 процент күләмендә акча бирүен сораса да, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте, предприятие машиналары бу юлдан йөрми, дип баш тарткан.

Ярми авылының яңа бистәсендә яшәүчеләрнең сораулары да күп булды – юллар юк, кыш көне еш кына ут сүнә. Аларның сорауларына «Чишмәэнергосервис» МУП вәкиле җавап бирде.

Авыл халкы очрашуның нәтиҗәле булуын, аларның зарларын ишетүләрен билгеләп үтте һәм мондый очрашулар даими булыр, дип ышаныч белдерде.

Материалны Николай Покотило, Элина Ибраһимова, Гүзәл Ибраева әзерләделәр

Мәсьәләләрне өлешчә хәл иттеләр
Мәсьәләләрне өлешчә хәл иттеләр
Автор:
Читайте нас