Чишмэ
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Августа 2021, 11:05

Район проекты грант отты

«Чишмә районының социаль үсешенә булышлык күрсәтү» хәйрия фонды командасы грант бәйгесендә чираттагы тапкыр җиңү яулады. «Спорт – уңышлы тормыш нигезе» проекты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары бәйгесенә тәкъдим ителде.

Район проекты грант оттыРайон проекты грант отты
Район проекты грант отты

Проектны тормышка ашыру барышында Чишмә районының Шөнгәккүл авылы урамнарында 10 тренажер урнаштырылачак. 464 мең сумнан күбрәк акча 9 сентябрьгә кадәр проектта җиңүчеләр исәбенә күчереләчәк. Килешүгә ярашлы, финанслау бары тик тренажерлар сатып алуга һәм аларны Уфага кадәр генә китерүгә бүленә. Шөнгәккүлгә кадәр илтүне муниципалитет оештырачак. Тренажерлар ноябрь ахырында мәктәп территориясенә куелачак. Бу эшне оештыручылар якташларының аларны корып һәм урнаштырып куюда ярдәм итүен сорый.

Район проекты грант отты
Район проекты грант отты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас