Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Августа 2021, 05:15

Үзенчәлекле балалар Торатауга менделәр

Бу «Минем белән йөре!» дип аталган социаль акция барышындагы экскурсияләр төренең беренчесе. Һәм мондый акцияләр тагын күп булачак. Барырга теләүчеләр гариза бирә ала.

Үзенчәлекле балалар Торатауга менделәрҮзенчәлекле балалар Торатауга менделәр
Үзенчәлекле балалар Торатауга менделәр

Башкортстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты, «Торатау» геопаркы һәм «Киртәләрне җимереп» социаль технологияләр үзәге 10 августта үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары өчен беренче экскурсия оештырды.

Анда әти-әниләре белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала катнашты. Программа буенча Торатау шиханы – борынгы диңгез урнашкан урын тарихы белән таныштыру, чәй эчү, һөнәри геогид белән тауга менү планлаштырылган.

«Торатау – көч туплау урыны! Бу минем җиде яшьлек улымның беренче тавы, ул бик канәгать калды һәм киләсе сәяхәтне көтә. Үзем монда ике ел элек булдым һәм бу вакыт эчендә барысы да бик үзгәргән. Менә дигән инфраструктура булдырылган: парковка, визит-үзәк, геогидлар хезмәте, кунакханә, кафе, заманча бәдрәфләр барлыкка килгән. Геопарк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы урынга әйләнгән», – дип билгеләп үтте үзенчәлекле баланың әнисе Регина Мөслимова.

Исегезгә төшерәбез, «Торатау» геопаркы Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән 2018 елда төзелде. Бүгенге көндә ул ЮНЕСКО геопарклары челтәренә керергә омтылучы геопарк исеменә ия. Төп бурычларның берсе – аны экологик һәм һәркем өчен уңайлы тирәлек итү.

Республика Башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтында үзенчәлекле балаларны шундый экскурсияләрдә катнашырга чакырды: «Әлеге социаль проектта катнашучылар күп, мондый акцияләрне даими рәвештә үткәрәчәкбез. Экскурсиягә барырга теләүчеләр «Ломая барьеры» үзәгенең (info@stereotipov.net) һәм ЮНЕСКО эшләре буенча комитетның (unescorb@yandex.ru) электрон адресларына гариза җибәрә яки 8-917-741-8069 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Үзенчәлекле балалар Торатауга менделәр
Үзенчәлекле балалар Торатауга менделәр
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас