Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
11 Августа 2021, 09:22

Җитенне таптап карабодайга барып җиткәннәр...

Кырларын, болыннарын, бакчасын кеше мал-туары яки кош-корты таптаган җир хуҗасы китерелгән зыян өчен түләүләрен таләп итәргә хокуклы. Иске Муса янында авыл хуҗалыгы җирләре бар, авыл белән басу арасыннан машина юлы үтә. Беренче карашка бу басу ташландык кебек күренә. Тик алай түгел – биредә фермер Дамир Идиятуллин чәчкән җитен үсә.

Җитенне таптап карабодайга барып җиткәннәр...Җитенне таптап карабодайга барып җиткәннәр...
Җитенне таптап карабодайга барып җиткәннәр...

– Сарыклар, кәҗәләр һәм казлар ашап, таптап бетерделәр инде, – дип көяләнә фермер. – Иске Мусада яшәүче Мидхәт Шакирҗанов өч дистә сарык һәм кәҗә, 40–50 каз, ә Фәнзир Гыйләҗев 15ләп сарык асрый. Авылда көтүлекләр җитәрлек булса да, артык мәшәкатьләнеп тормыйлар, капкаларын ачалар да мал-туарларын, кош-кортларын урамга чыгарып җибәрәләр, шул рәвешле БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.3 маддәсендә билгеләнгән хокукларны бозалар. Малдан таптатуны туктатуларын сорасам да игътибар итмиләр. Ә бу бит пайчылар җире һәм мин һәр пай өчен дүртәр центнер ашлык һәм пенсионерларга өстәп тагын бер центнер иген бирәм.

– Күп зыян килдеме? – дип кызыксындым Дамир Сәгыйтьҗан улыннан.

– 98 гектарда чәчелгән җитеннең 30 гектары тулысынча юк ителде, мал-туар карабодай басуына кадәр барып җитте. Ул биредә 42 гектарда. Кешечә әйтү барып җитмәгәч, акт төзеп судка бирергә туры киләчәк. Һәм штраф күләме зур булачак, дип әйтә алам, – дип хәбәр итте фермер.

Авыл Советының эшләр белән идарә итүчесе Гүзәлия Мөхәммәдиева, басуларны мал-туар таптау очраклы хәл түгел, дип раслый. Шушы көннәрдә ул халыкка алты күрсәтмә биргән. Шакирҗанов белән Гыйләҗевны салымнарын вакытында түләп баручы уңай кешеләр буларак тасвирлый.

Әлеге юллар авторы Мидхәт Шакирҗанов белән телефон аша элемтәгә кереп, фермерның дәгъвасына аңлатма бирүен сорады.

– Беренчедән, санитар зона турында закон бар һәм монда басулар булырга тиеш түгел, – диде М. Шакирҗанов. – Икенчедән, мал-туар җитен ашамый, өченчедән, фермер оныгыма «казларны басуда йөртәсең», дип җикеренгән.

Санитар зона буенча Чувалкип авыл Советына сорау бирдек. Эшләр белән идарә итүче Гүзәлия Мөхәммәдиева, урындагы Совет карары белән әлеге һәм тагын бер урам өчен авыл хуҗалыгы җирләре бүленде һәм санитар зона булу каралмады, дип җавап бирде. Ә менә малларның җитен ашамавы – дөрес. Сарыклар һәм кәҗәләр аның арасында үскән чүп үләннәрен генә ашыйлар һәм шул ук вакытта җитенне таптап бетерәләр. Казлар исә бөтен үләнне беррәттән, шул исәптән җитенне дә чүпли. Ә балага кычкыру, әлбәттә, бер дә килешми, диде.

– Әйе, дөрес эшләмәгәнмен. Басуда иллеләп каз йөрүен күргәч, тыелып кала алмадым. Мин шулай казларымны, сарыкларымны Шакирҗановның бакчасында йөртсәм, яки аның кебек үсентеләрен машина белән таптасам, ул үзен ничек тотар иде икән – аның «Мицубиси» белән минем басуда керүен фотога төшереп алдым, – ди фермер.

Алда язып үтелгәннәрнең барсына да өстәп шуны әйтәсем килә, Иске Муса янында өч йөз гектар чамасы көтүлек җирләр бар, ягъни басулардан башка да маллар йөртергә урын җитәрлек.

 

Безнең белешмә

БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 10.8 маддәсенә ярашлы, чәчүлекләргә йорт хайваннары, кош-корт зыян салган яки башка ысул белән юкка чыгарган; административ җәза бирелгәннән соң шул ук гамәлләр бер ел эчендә кабат кылынган очракта; автомобильдә, тракторда, комбайнда, мотоциклда яки башка транспорт чарасында чәчүлекләрне таптап йөргән өчен штраф салына.

Өстәвенә, басуларны таптатуга юл куймауны таләп итүгә карамастан, хокукка каршы гамәл кылуны дәвам итү; административ хокук бозуны кабатлау; балигъ булмаган яшьтәгеләрне административ хокук бозуга җәлеп итү; бер төркем затларның хокук бозуы административ җаваплылыкны арттыра торган шартлар булып тора.

Гамәлдәге законнарга ярашлы, РФ Җинаять кодексының 167нче маддәсе буенча, басуларны аңлы рәвештә малдан таптатып чәчүлекләргә зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгы да каралган. Ягъни начар ният белән хокук бозган очракта гаепле затны җинаять җаваплылыгына тарттыру ихтимал.

Җитенне таптап карабодайга барып җиткәннәр...
Җитенне таптап карабодайга барып җиткәннәр...
Автор:Николай Покотило
Читайте нас