Чишмэ
+17 °С
Дождь
Җәмгыять
3 Августа 2021, 06:32

1 августта авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды

Башкортстанда авыл хуҗалыгы исәбен алу 2021 елның 1 августында башланды. 2021 елда авыл хуҗалыгы санын алу объектларының гомуми саны 683 мең, ягъни 2016 елгы Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы исәбен алу объектларының 93%ын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Башстатның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Чишмә районында 22 авыл хуҗалыгы оешмасы; 71 крестьян-фермер хуҗалык һәм хосусый предприятие, 111 бакчачылык ширкәте, алардагы 21599 җир участогы; авыл биләмәләрендә 14794 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Барлык авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклар һәм хосусый малтабарлар, гомумән алганда 93 объект исәпкә алынырга тиеш. Исәп алучылар шулай ук сайлап алу нигезендә авыл җирендә яшәүче гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да булачак, ә Чишмә поселогындагы хуҗалыклар исәпкә алынмый.

Районда 31 исәпкә алу һәм 5 инструкторлык участогы бар. Бер инструкторлык участогы Чишмә поселогында, тагын дүртесе Алкин, Ар, Шөнгәккүл һәм Новотроицкий авыл Советлары биләмәләрендә урнашкан.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында җир ресурслары һәм алардан файдалану, авыл хуҗалыгы культураларының һәм күпьеллык үсемлекләрнең чәчү мәйданнары, авыл хуҗалыгында маллар саны турында сораячаклар.

Мәгълүматлар тәүге тапкыр тулысынча цифрлы технологияләр кулланып җыелачак. Бу мәгълүматның сыйфатын арттырырга һәм аларны җыю һәм эшкәртү барышын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклар электрон рәвештә, 2021 елның 1–16 августына кадәр Росстатның web-җыю системасында яки махсус элемтә операторлары аша бланкларны үзаллы тутыру юлы белән исәпкә алыначак.

1–30 августка кадәр планшет компьютерлар файдаланып халык хуҗалыклары һәм коммерцияле булмаган берләшмәләр саны исәпкә алыначак.

Башкортстанда авыл хуҗалыгын исәпкә алуга 1415 кеше җәлеп ителә. Чишмә районында бу эш белән биш инструктор һәм 31 исәп алучы шөгыльләнәчәк. Вакытлы хезмәткәрләрнең әлеге категориясе вәкилләре махсус киемдә һәм паспорт күрсәткәндә гамәлдәге таныклыкка ия булачак. Инфекция таралуга юл куймас өчен алар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителә.

Тәүге нәтиҗәләр 2021 елның IV кварталында, ахыргысы 2022 ел ахырында ясалачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас