Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Июля 2021, 12:50

Корбан гаете – изге бәйрәм

20 июльдә мөселманнар Чишмә районы мәчетләрендә исламдагы төп ике бәйрәмнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Корбан гаете – изге бәйрәмКорбан гаете – изге бәйрәм
Корбан гаете – изге бәйрәм

Поселокның Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетендә дә бәйрәм вәгазьләре, намазлар укылды, корбан чалу йоласы узды.

– Бүген мәчеткә бәйрәмгә килдем. Тумышым белән Чишмәдән булсам да, озак вакыт туган җирдән читтә яшәдем. Намаз укырга һәм мәрхүм туганнарыма багышлап дога кылырга телим, – диде мөэминә Филүзә Сәлахова.

Халык күп булганга күрә, яшьләргә бәйрәм намазын ихатада укырга тәкъдим ителде. Алар өчен үлән өстенә келәмнәр җәелде.

– Корбан бәйрәменең килеп чыгышы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш-гамәлләре белән бәйле. Көннәрдән бер көнне аңа төшендә Җәбраил фәрештә бердәнбер улы Исмәгыйльне Аллаһ әмере буенча

корбанга китерергә куша. Аллаһ ихтыярына каршы килергә базмыйча, ул хәзер Мәккә булган урынга килә һәм улын корбанга китерергә әзерләнә. Соңгы мизгелдә ул «Сынауны үттең, тугрылыгыңны расладың», дигән сүзләр ишетә. Корбан тәкәгә алыштырыла. Шулай итеп, Ислам динендә корбан китерү йоласы башланып китә, – дип сөйләде бәйрәмнең тарихын мәчет имамы Усман хәзрәт Хәсәнов.

Имам-наиб барлык мөселман-нарны бәйрәм белән тәбрикләп, шәфкатьлелеккә чакырды, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Ислам буенча корбан кешене Аллаһка якынайта һәм корбан чалу аңа карата рухи мөнәсәбәтне күз уңында тота.

Мөселманнар җәмигъ мәчет ихатасында корбан чалдылар.

– Районда безнең мәчеттә генә корбан чалуга рөхсәт бирелде, әмма мөселманнар корбанлык малны үз ихаталарында да чала ала. Моның өчен бездә бөтен шартлар – махсус урын, калдыклар өчен контейнерлар бар. Бу мәйданчыкта ветеринария хезмәтләре белән килешенгән кагыйдәләр үтәлә. Сүз уңаеннан, алар үзләре дә бу эшне контрольдә тота. Корбан чалу өчен 60тан артык сарык (һәр гаиләдән бер мал), җиде кешегә бер сыер алып килделәр, – диде җәмигъ мәчет хәзрәте Алик Иманаев.

Ит өчкә бүленә: бер өлеше мохтаҗларга бирелә, икенче өлешеннән туган-тумачалар, күрше-күлән, дус-ишләр өчен сый әзерләнә, өченче өлешен дин тотучылар үз гаиләләренә калдыра ала.

– Әйткәндәй, мәчеттә дә бүген сый әзерләнә – йөзәр литрлы өч казанда тәмле пылау пешә. Болар барысы да мәчет һәм иганәчеләр хисабына. Коронавируска кадәр табыннар әзерләгән булсак, хәзер сыйны өйгә алып кайтып китәргә тәкъдим итәбез, – диде Алик хәзрәт.

Билгеле булганча, Корбан гаете өч көн дәвам итте, мөселманнар бу көннәрдә бер-берсенә кунакка бардылар, каберләргә зиярат кылдылар.

Корбан гаете – изге бәйрәм
Корбан гаете – изге бәйрәм
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас