

К. Собханкулова, статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты
Анда барлык авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашачак. Шул ук вакытта авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары тулысынча колачланачак.
Исәп алучылар авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану, уңыш күләме, терлекләр саны, җитештерү инфраструктурасы, хуҗалык эшчәнлеген алып баруның финанс шартлары турында мәгълүмат туплаячак.
2021 елгы авыл хуҗалыгы санын алуның үзенчәлеге – заманча технологияләр куллану. Сораштыруда планшет компьютерлар кулланылачак. Бу мәгълүмат сыйфатын арттырырга һәм мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Авыл хуҗалыгы оешмаларына, крестьян (фермер) хуҗалыкларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мәгълүматларны электрон рәвештә, исәпкә алу программасы буенча Росстатның веб-җыю системасы аша һәм элемтә каналлары буенча хәбәр итү мөмкинлеге биреләчәк.
Моңа кадәр авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елда узды, шуңа күрә тармак төгәл мәгълүматларга мохтаҗ. Чишмә районында биш ел элек 24 авыл хуҗалыгы оешмасы, 91 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 17,5 мең шәхси ярдәмче һәм аерым хуҗалык, 111 коммерцияле булмаган гражданнар берләшмәсе исәпкә алынган.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу структур үзгәрешләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк, бу аның үсеш фаразын, икътисади ярдәм чараларын эшләргә һәм авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исәп алуның башлангыч нәтиҗәләре ел ахырында ук билгеле булачак, ә ахыргысы 2022 елның IV кварталында басылып чыгачак.