

Быел районда йөз балл алучылар юк, әмма шунысы куанычлы, чыгарылыш сыйныф укучыларының өчтән бер өлеше бердәм дәүләт имтиханнары буенча югары балл алдылар.
Бүләкләү тантанасында 21 укучы катнашты, калганнары исә төрле сәбәпләр буенча килә алмаган. Уку алдынгыларын Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы депутаты Раил Әсәдуллин, мәгариф идарәлеге вәкилләре, мәктәп директорлары тәбрикләде.
«Укуда аерым уңышлар өчен» медале белән бүләкләнүчеләр арасында 5нче мәктәпне тәмамлаган Марат Әхмәдиев та бар. Ул программист булырга хыяллана. Документларын Санкт-Петербург университетларының берсенә тапшырган. Сүз уңаеннан, рус теле буенча ул 94 балл, информатикадан – 95, математикадан 76 балл алган.
Беренче мәктәптән Евгения Колябина персонал белән идарә итү өлкәсендә икътисадчы булырга тели. БДУга яки Казан федераль университетына укырга керергә җыена.
Владислав Лопатовский финанс грамоталылык, финанс базар һәм финанс хезмәтләрдән файдаланучыларның хокукларын яклау буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында күп тапкыр призер булган. Ул инглиз телендә югары IТ-белем алырга хыяллана һәм Иннополис университетына документлар тапшырган.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров егетләргә һәм кызларга үз алларына югары максатлар куеп, һөнәр сайлаганда дөрес карар кабул итүләрен, ә киләчәктә районыбызның югары квалификацияле белгечләре сафын тулыландыруларын теләде. Раил Әсәдуллин кеше язмышында иң мөһиме – һөнәр һәм тормыш юлдашын сайлау, дип билгеләп үтте. Шулай ук абитуриентларга Башкортстан уку йортларын сайларга тәкъдим итте, чөнки аларда барлык шартлар булдырылган, ә киләчәктә теләсә кайсы илнең югары уку йортына магистратурага керергә була.
Сүз уңаеннан
Рәсәй Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Укуда аерым уңышлар өчен» медаленең яңа төрен раслау турындагы боерыгына 2020 елның 16 сентябрендә кул куелды һәм 1 ноябрьдә ул үз көченә керде. Медаль РФ Дәүләт гербы сурәтләнгән кызыл төстәге пластик футлярга салынган. Әлеге бүләкне алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл алып үзләренең белемнәрен расларга тиеш.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүләк модификациясен «Киржач типографиясе» ачык акционерлык җәмгыятенең баш технологы, рәссам Юрий Ермаков тәкъдим иткән.
Тагын бер яңалык – медальнең икенче ягында мотлак рәвештә җитештерүче оешма билгесе куела.