

Игнатовка һәм Караякуп авылларында зират коймалары алыштырылачак. Вишневка авылында проект акчасына «МТЗ-82» тракторы, ә Чишмәдә фронталь төягеч сатып алырга телиләр. Сәйран авылында юллар салу белән шөгыльләнәчәкләр, Дураста балалар өчен уен мәйданчыгы белән сквер төзекләндереләчәк. Үрге Хаҗәттә юлларны тигезләү өчен карьер материал салыначак.
Авыл биләмәләре хакимиятләре, инициаторлар төркеме, халыкның Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында актив катнашуы ярдәмендә безнең район Башкортстан Республикасы бюджетыннан 8,5 млн сум күләмендә субсидия алачак.