Чишмэ
+16 °С
Дождь
Җәмгыять
29 Июня 2021, 05:12

Җиңүчеләр һәм призёрлар арасында – биш чишмәле

Күптән түгел Финанс белем, базар мөнәсәбәтләре һәм финанс хезмәтләрдән файдаланучыларның хокукларын яклау буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләр һәм призёрлар арасында – биш чишмәлеҖиңүчеләр һәм призёрлар арасында – биш чишмәле
Җиңүчеләр һәм призёрлар арасында – биш чишмәле

Исегезгә төшерәбез, төбәкнең югары сыйныф укучылары әлеге олимпиадада 2011 елдан бирле катнаша. 20 укучы тәүге тапкыр җиңү яулады һәм призер булды, шуларның бишесе – Чишмә поселогының 1нче мәктәбе укучылары.

Сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары арасында Морат Илалов һәм Изалия Карачурина җиңү яулады, ә Диләрә Даянова призер булды. Ә 10–11 сыйныф укучылары арасында Максим Колесников белән Владислав Лопатовскийны җиңүләре белән котларга мөмкин.

– Безнең укучыларыбыз финанс белем һәм икътисад буенча 8 олимпиадада катнашты, ә бу юлы алар иң яхшы нәтиҗәгә ирешүләрен күрсәттеләр. Без озак, атнага берничә тапкыр әзерләндек. Сүз уңаеннан, җиңүчеләр һәм призерлар саны, шулай ук районнан һәм бер үк мәктәптән финалистлар саны буенча рекордчы булдык, – дип билгеләп үтте аларның остазы, моңа кадәр дә финанс белем, базар мөнәсәбәтләре һәм финанс хезмәтләрдән файдаланучылар хокукларын яклау буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән Венера Собханкулова.

Аның сүзләренә караганда, мондый олимпиадалар балаларга финанс яктан белемле һәм алдынгы карашлы, шулай ук тормышка әзер булырга ярдәм итә. Чөнки балалар базар мөнәсәбәтләрен, кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүне, икътисадны һәм математиканы өйрәнә. Ә яхшы нәтиҗәгә ирешкән укучылар Башкортстан Республикасы Башлыгыннан премияләр һәм акчалата бүләкләр алалар. Бу арытаба абруйлы югары уку йортларына укырга кергәндә дә ярдәм итә.

 

Безнең белешмә

Олимпиадада илнең 85 төбәгеннән 72 меңнән артык югары сыйныф укучысы катнашты. Олимпиадада катнашучылар арасында иң күп баллны Уфаның 161нче лицее укучысы Ксения Семенова алды.

Җиңүчеләр һәм призёрлар арасында – биш чишмәле
Җиңүчеләр һәм призёрлар арасында – биш чишмәле
Читайте нас