Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
16 Июня 2021, 10:46

Булачак уңышны саклап калырга

Майда һәм җәй башында көннәрнең эссе торуы үсемлекләр үсешенә тискәре йогынты ясый. Бу шартларда иммунитетларының төшүе аркасында алар авыруларга каршы тора алмый, төрле корткычлар азына башлый.

Рәсәй Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Башкортстан фәнни-тикшеренү институтының сабан бодае селекциясе һәм орлыкчылык лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Владимир Никонов аномаль һава торышының аграрчыларга зыянлы булуы һәм сабан бодае чәчүлекләренә эсселек сөземтәләрен киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде.
– Кыр эшләре уртача оптималь срокларда: апрельнең өченче ункөнлеге – майның беренче ункөнлегендә башкарылды. Сабан бодае 5–9 майда чәчелде. Һава шартлары уңай булды, сөрүлек катламында туфрактагы дым запасы һәм уртача тәүлеклек температура уртача күпьеллык күрсәткечләр чикләрендә булды. Чәчү тәмамланганнан соң 6–7 көнгә шытымнар күренде. Майның икенче ункөнлегеннән башлап, ай ахырына кадәр һава температурасы кискен күтәрелде һәм кайбер көннәрдә 30–34 градуска кадәр җитте, көчле җил күзәтелде, бу да вегетация шартларына тискәре йогынты ясады. Май аенда нормадагы 38 мм урынына нибары дүрт миллиметр күләмдә яңгыр яуды. Килеп туган һава шартлары сабан бодаеның үсүенә начар тәэсир итте. Һава температурасының күтәрелүе шытымнарның һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтте, нәтиҗәдә, икенчел тамыр системасы формалашмады һәм тармакланмады да диярлек. Башаклар саны гадәттәгедән азрак.
Корткычлар – җирдә була торган каты кортлар, сабаклардагы бөрчәләр, кыяк чебеннәре дә чәчүлекләргә зур зыян сала. Аерым участокларда үсем-лекләрнең тамыр череге белән зарарлануы күзәтелгән.
Яңгырлар яумау сәбәпле сабан бодаеның торышы көннән-көн начарлана. Уңышны саклап калу өчен чәчүлекләрне тәрбияләү эшен көчәйтергә, таләп ителгән участокларны чүп үләннәргә каршы химик эшкәртергә кирәк. Яфракларда авырулар (ончыл чык, күгәрек) барлыкка килгән очракта кирәкле препаратлар белән эшкәртергә. Шулай ук чәчүлекләрне Бионикс – Кеми сериясендәге күп компонентлы биоактивлаштырылган ашламалар белән эшкәртүне дә кулланырга кирәк. Аграрчыларны аларның чагыштырмача арзан һәм чыгымнарның аз булуы җәлеп итә. Безнең фәнни-гамәлгә кертү «Башинком» предприятиесе биоашламалар чыгара. Беренче өстәмә тукландыру тармаклану фазасында, икенчесе – өске сабаклар күренгәч һәм өченчесе башаклана башлагач үткәрелә.
Әлеге чаралар булачак уңышны саклап калырга ярдәм итәчәк. Ә бөртекләр тула башлаган чорда яңгырлар явып үтсә, югары уңыш алуга өмет бар.
Читайте нас