Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
31 Мая 2021, 14:40
Балалар өчен туристик кешбэк
Балалар лагерена юллама бәясенең 50 процентын кире кайтара торган программа старт алды. Ростуризм тарафыннан игълан ителгән туристик кешбэк программасы 25 май төнендә, Мәскәү вакыты белән 24.00 сәгатьтә башланды. Шул мизгелдән башлап теләге булган һәркем җәйге сменаларга балалар лагерьларына юллама сайлый һәм түләнгән сумманың 50 процентын кире кайта ала, ләкин бу сумма 20 меңнән дә артмый. Акча автомат рәвештә 5 көн эчендә «Мир» картасына кайтарылачак.
Баланы лагерьга 15 сентябрьгә кадәр, җәй буена җибәрергә мөмкин булачак. Лагерьга ничә тапкыр бару саны чикләнмәгән, сменаларның теләсә кайсына, күпме телисең шулкадәр барырга була.
Берничә балалы гаиләләр өчен һәр сатып алынган юллама бәясенең 50 процентын кире кайтарырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта, барлык юлламалар өчен дә бер карточка белән түләргә була, чикләүләр юк. Балаларның яше мөһим түгел, кешбэк барысы өчен дә каралган.
Программада катнашучы лагерьлар исемлеген, шулай ук балалар лагерьларына юлламалар сатучы туроператорлар һәм агрегаторлар исемлеген мирпутешествий.рф сайтының «Балалар лагерьлары» дигән аерым бүлегендә карарга була.
Программага бөтен ил буенча меңгә якын балалар лагере кушылган да инде, анда катнашучы лагерьлар исемлеге тулыланып тора.
Кызыксындырган сораулар булса, 8-800-200-34-11 телефоны буенча Ростуризмның кайнар линиясенә шалтыратырга, шулай ук мирпутешествий.рф. сайтының махсус чатында мәгълүмат алырга мөмкин.
Әгәр юллама программа турында игълан ителгәнче кадәр сатып алынган икән, 15 июньнән «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталында акчаның яртысын кире кайтару өчен гариза биреп булачак.
Ата-аналарга түләнгән сумманың 50 проценты кире кайтарылачак, әмма ул 20 мең сумнан да артмый.
Фото:
Zanmsk.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"