– Миңа 96 яшь, Туймазы районының Серафимовка авылында яшим. Бер елга якын өйдә үз-изоляциядә утырдым. Минем тормыш рәвеше белән бу бик авыр булды. Даими рәвештә стадионга йөри һәм скандинавча атлау белән шөгыльләнә идем, авыл мәдәният йорты хорында җырладым, биюләр һәм фото эшләү белән мавыктым. Әлегә кадәр чечетканы башкара алам. Өйдә үзизоляциядә утыру – бу бик авыр. Чикләүләр гамәлдән чыгарылгач та мин гадәти тормыш рәвешенә кайту өчен барысын да эшләдем.
– Прививка ясаттым, чөнки узган елның гыйнварыннан башлап пандемия тирән куркуга салды, Кытай сайтларын укыдым, аннары Италияне күзәттем, авырырга куркып көчле депрессия кичердем. Беренче компонентны ясатканнан соң, башкача куркырга кирәкмәгәнлеген аңлап, чын-чыннан бәхет диңгезендә йөздем. Бүген шушы ел да өч ай эчендә беренче тапкыр пандемия турында уйламыйм, әйтерсең лә, ул бөтенләй юк.
Гәрчә мин прививкага каршы кеше дисәң дә була, миндә дә, балада да күп нәрсәгә аллергия, аңа кайбер прививкаларны ясатырга рөхсәт итмәделәр. Шунлыктан, вакцинаның беренче компонентын ясатуны да, икенчесен дә сизелерлек авыр кичердем. Баш әйләнде, хәлсезлек биләп алды, дүрт көн хәл грипп вакытындагы кебек булды, буыннар сызлады, укол урыны авыртты, куллар һәм бармаклар тыңлашмады, муен һәм умыртка сөяге авыртып борыла алмас хәлгә җиттем. Тик бу вакцинаны шулай авыр кичерүемне белсәм дә мотлак эшләтер идем.
– Башта прививка ясатырга теләмәдем, иммунитетым яхшы, тирә-ягымда кешеләр авырды, ә миңа берни дә булмады. Тик соңыннан: «Кабзон (бу минем интернеттагы тәхәллүсем), иртәгә нәрсә көтәсен беләсеңме? Яллар сезоны башлана һәм прививка ясатмаган кешеләрне ялдан кайткач ике атналык карантинга озатачаклар, ә минем Кырымга бик барасым килә. Яки сыналган һәм инде өйрәнелгән «Спутник V»не Һиндстанга җибәрәчәкләр, анда дөнья дәрәҗәсендәге катаклизм, ә безгә азрак тикшерелгән башка вакцина кадаячаклар. Яки вакцинаны түләүле итәчәкләр. Юк, Кабзон, алда нәрсә булырын беркем дә белми, шуңа күрә биргәндә – ал», – дигән фикергә килдем һәм прививка ясаттым.
Вакцина ясатканнан соң берничә сәгать узгач, авырып китүемне аңладым. 12 сә-гатьтән калтырата башлады. Тән сызлый. Йоклый алмыйм. Буыннар авырта. Ике юрган ябынсам да, бик нык өшедем. Үземне ватылган итеп хис иттем – аппетит та, температура да юк. Нәкъ бер тәүлектән соң тирән йокыга талдым. Шулкадәр тирән йоклаганмын, өйдәгеләр уятырга тырышканын да сизмәгәнмен. Мин моны хәтерләмим. Алты сәгать йоклаганнан соң хәлем җиңеләйде.
– Ике атна элек каенатам авырды, вирусны планлы операция ясатып, дәваханәдә яткан вакытта йоктырган. Мартта ук прививка ясаткан ирем, каенатаны өйгә алып кайтып, вирусны миңа һәм әти-әниемә дә «тапшырды». Нәтиҗәдә: Каенатам барысыннан да авыррак чир-ләде – 76 яшь, астматик, тик Зубоводагы ковид үзәгенә рәхмәт: 20 килограмм авырлыгын югалтса да, савыгып чыкты, хәзер өйдә.
Каенанам, үпкәләренең 15 проценты зарарланып, өйдә авырып ятты.
Прививка ясаткан иремнең берничә көн йөзе кызарып, борыны томаулап йөрде, әмма ПЦР нәтиҗәләре тискәре булды һәм ул тормышка сөенә.
Прививка ясаткан үги әтидә дә ПЦР нәтиҗәләре тискәре булды, аз гына хәлсезлек һәм тән сызлау күзәтелде.
Мин кулымда күкрәк балам һәм уңай ПЦР белән ис сизмичә, коточкыч баш авыртуы тоеп, 50 тәүлеккә йокыга талу теләге белән яшим.
Авыру белән прививка арасыннан сайлаганда, мин мең тапкыр прививка ясатыр идем. Безнең гаилә тәҗрибәсе күрсәтүенчә, прививка ясатканнар үзләрен күпкә яхшырак хис итә.
– Миңа 91 яшь, Зилаер районының Матрай авылында яшим. Биш балам, унбер оныгым һәм унҗиде туруным бар. Мин алдагы елларда да исән-сау яшәп, бөтен зур гаиләмне күрәсем килә. Аларның кайберләре сабый тууын көтә, кемдер өен төзеп бетереп килә. Тулы канлы тормыш белән яшәргә һәм аңа сөенергә сәбәпләрем күп. Курку булмады, безнең табиблар һәрвакыт иң яхшылары саналды. Әлегә беренче уколны гына ясаттым һәм үземне яхшы хис итәм.
– Коронавирус вакыйгасында барыннан да бигрәк, вирусның үземә йогуы түгел, ә аны өйгә, якыннарыма алып кайту ихтималлыгы куркытты. Шул исәптән өлкән яшьтәге туганнарыма да. Әйе, без – журналистларда, хәтта өйдән чыкмаган әби-бабайлар зарарланган очраклар да бихисап. Бу бик аяныч һәм гаделсез. Бу өлкәннәр концертка яки кафега да бармады, тулы автобуста битлексез дә йөрмәде, диңгездә дә ял итмәде. Әмма аларга, шул исәптән, боларны эшләгән кешеләр аркасында да чирләргә туры килде. Мин вакцинаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын белмим. Минем очракта ул ничек эшләячәген дә төгәл генә әйтәлмим. Әмма үз ягымнан, авыру таралмасын өчен, вирус таратмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдем. Вакцина ясатканнан соң да социаль дистанцияне үтим, ләкин үземне күпкә тынычрак хис итәм.
«Туймазинский вестник» һәм «Сибайский рабочий» басмалары редакцияләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Фәнүзә Колмөхәммәтова, Сибай коррекция мәктәбе укытучысы:
– Без, педагоглар, балалар белән эшлибез, ата-аналар белән аралашабыз, шуңа күрә үз-үзебезне һәм башкаларны сакларга тиешбез. Мин бу прививка турында бөтен мәгълүматны өйрәндем, безгә мәктәпнең медицина персоналы консультация бирде. Прививканы эштән кайтканда вакциналауның мобиль пунктында ясаттым. Бик уңайлы. Ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Тарихтан билгеле булуынча, йогышлы авырулар таралу һәрвакыт коточкыч нәтиҗәләргә китергән, бары тик вакциналар гына нормаль тормышка кайтарган. Чәчәк авыруының коточкыч эпидемиясе кызган чорда патшабикә Екатерина II Рәсәйдә беренче булып үзенә куркыныч чирдән прививка ясаткан һәм халыкка сәламәтлеккә җаваплы караш үрнәге күрсәткән. Коллегаларым акрынлап вакцина ясата, бигрәк тә өлкән яшьтәге танышларым COVID-19га каршы прививканы бик теләп эшләтәләр.