Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Мая 2021, 07:37

Якташлар истәлегенә обелиск ачылды

Күптән түгел Караякуп авылында 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы булды.Бу көнне караякуплылар бик дулкынланып авыл клубы янына җыелыштылар.

– Бу безнең өчен көтеп алынган вакыйга, обелискта әти һәм әни яклап бик күп кардәшләребезнең исем-шәрифләре мәңгеләштерелгән. Бүген без монда бөтен гаиләбез, туган-тумачалар һәм оныкларыбыз белән бергә килдек, аларга ата-бабаларыбызның батырлыгы турында сөйләү мөһим, дип уйлыйбыз, балаларыбыз да бик горурлана, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты шул авылда яшәүче Фәнирә Карагулова.
– Бүген безнең авылда чын бәйрәм. Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы ярдәмендә Караякуп авылыннан сугышка китүчеләр хөрмәтенә клуб янында обелиск куя алдык. Батыр якташ-ларыбызның исемнәре башкорт һәм татар телләрендә язылды. Алар турында мәгълүмат җыюда катнашканнарга да рәхмәт белдерәсем килә, – дип билгеләп үтте Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Карагулов.
Обелиск ачу тантанасында район хакимияте, Чишмә поссоветы, Чишмә районы һәм районның торак пунктларындагы ветераннар советлары вәкилләре катнашты. Авыл халкын котлау өчен Бөтендөнья башкортлар корылтаеның башкорт халкы тарихы мәсьәләләре буенча башкарма комитеты рәисе Нурислам Калмантаев һәм Башкорт дәүләт университеты доценты Николай Бессилин килделәр.
– Хөрмәтле караякуплылар, ветераннар һәм чакырылган кунаклар! Бүген, Җиңү көне алдыннан, без сезне бөтендөнья бәйрәме белән генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар хөрмәтенә обелиск ачылу тантанасы белән дә котларга телибез. Республика халкы, шул исәптән бик күп якташларыбыз дәһшәтле сугышта катнашкан, яртысыннан күбрәге фронттан әйләнеп кайтмаган. Алар Бөек Җиңүне якынайту өчен үз гомерләре бәрабәренә кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Шуңа күрә яшь буынның якташларыбыз батырлыгын онытмавы бик мөһим. Бүген без бик истәлекле вакыйгада – хәрби дан мемориалы ачылу тантанасында катнашабыз, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Бу көнне кунаклар һәм авыл халкы алдында Караякуп мәктәбе укучылары, «Гөлнәзирә» фольклор коллективы һәм район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясадылар.
Соңыннан тантанада катнашучылар хәрби дан мемориалына чәчәкләр салдылар.
Читайте нас