Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Апреля 2021, 09:24

Балаларга дөрес тәрбия бирү үзебезгә бәйле

Ел саен 22 апрельдә чын мәгънәсендә әһәмиятле бәйрәм – Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә.

Аның төп максаты – җәмәгатьчелекнең һәм планетадагы һәр кешенең игътибарын җир һәм экология проблемаларына җәлеп итү һәм планетаны саклау бурычларын аңлату. Ул чиста җир, пакь су һәм саф һава көне булып санала.
Әлеге көннәрдә республика буенча һәм безнең районда да чүп-чар контейнерларын яңарту буенча зур эш алып барыла, Чишмә поселогында контейнерлар янына зур күләмле чүп салу өчен бункерлар куела. Чүпне икенчегә эшкәртү активлаша, мәсәлән, Благовещенның «Полиэф» предприятиесендә «СИБУР» җәмгыяте 2020 елда ук «яшел» ПЭТ-гранулалар чыгару проектын гамәлгә ашыра башлады. Биредә ел саен 34 мең тоннага якын икенчел чимал эшкәртелә, азык-төлектән бушаган, вакланган пластик (ПЭТ-флекс) кулланыла.
Әмма табигатьне кадерләргә һәм сакларга өйрәнмәсәк, боларның берсе дә тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Менә шуның өчен дә мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлардан ук экологик тәрбия бирелә.
– Бишенче-унберенче сыйныф укучылары белән тематик дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрелә, әлеге тема буенча стена газеталары чыгарыла.
Дәресләрдә балаларга табигатьнең роле һәм планетабызны сакларга кирәклеге турында аңлатабыз, алар үзләре дә шул темага докладлар әзерли. Әмма, нинди генә фәнне алсак та теория генә түгел, практика да мөһим. Укучылар мәктәптә шимбә өмәләрендә, республикада һәм бөтенрәсәй күләмендә үткән экологик акцияләрдә катнаша. Бу җәһәттән безнең укучылар зур активлык күрсәтә. Кайчагында балалар хәтта «Ни өчен чүпне полиэтилен капчыкларга җыябыз, табигатьне тагын да ныграк пычратабыз бит» дип борчылып ризасызлык белдерәләр, – ди 1нче мәктәпнең биология укытучысы Земфира Янгирова.
Чишмәдә каты коммуналь калдыкларны җыю өчен аерым контейнерлар куелды. Моның өчен поселокның кайбер мәктәпләрендә кәгазь, катыргы, пластик һәм сортларга бүленмәгән калдыкларны аерым җыю өчен төрле төстәге контейнерлар урнаштырылды.
Чишмә районының Пионерлар һәм укучылар йорты методисты Ольга Жукова сүзләренә караганда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә экологик тәрбиягә игътибар бирелә.
– Бездә ул башкачарак форматта оештырыла. Балалар төрле чараларда, флешмобларда, «Җимлек», «Сыерчык оялары» кебек акцияләрдә катнашалар. Өлкән сыйныфлар биологияне сайлап, аны тирәнтен өйрәнү өчен килә. Соңрак аларның күбесе медицина яки авыл хуҗалыгы вузлары студентлары булып китә. Бездә тәрбияләнүче балалар экология буенча республика дәрәҗәсендә үткәрелгән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенда катнашып призлы урыннар да алдылар. Техник иҗат бүлегенә йөрүче балалар макулатура, батарейкалар җыя. Бу чараларга ата-аналар да актив кушыла. Балаларның кече яшьтән үк чүп-чарны теләсә кайда ташларга ярамавын аңлавы мөһим, шуңа күрә без поселок һәм район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре белән зур эш алып барабыз, – ди Ольга Ивановна.
Экологик тәрбия чаралары булу әйбәт, әлбәттә. Ләкин, балалар, гадәттә, әти-әни үрнәге буенча эшли. Табигатькә чыккач үз артыгыздан чүп-чар калдырмыйча җыештырсагыз, балагыз да бу сабакны үзләштерәчәк. Урамда чүп ташламасагыз – балагызга тагын бер яхшы үрнәк. Батарейкаларны, энергия саклаучы лампаларны, чүп-чар пакетын ни өчен контейнерга барып җитмичә ташларга ярамавын аңлатыгыз. Шул рәвешле сез планетабызны киләчәк буыннар, димәк, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен саклауга зур өлеш кертәчәксез.
Читайте нас