Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Апреля 2021, 10:10

«Үлемсез полк» – һәр гаиләнең шәхси хәтере

Быел «Үлемсез полк» йөреше, гадәттәгечә, традицион форматта да, һәм эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 2020 елдагы кебек, онлайн-форматта да узачак.

Поселокта яшәүче Шәмсетдиновлар гаиләсе дә Җиңү көнендә сугышта катнашкан якыннарының портретларын күтәреп поселок урамнары буйлап үтәргә әзерләнә. Беренче мәктәп укытучысы Эльвира Заһит кызы үзенең кызы Луиза белән әлеге акциядә 2019 елда да катнашканнар.
– Минем ике картәтием, шулай ук тормыш иптәшемнең картәтисе дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Без балачактан алар турында ишетеп үстек, безнең өчен бу тарихның фаҗигале сәхифәсе һәм гаиләбез тарихы да. Транспарантларны саклау өчен мәктәпкә тапшырдык, – диде Эльвира.
Акциягә кушылган кешеләргә сугышта катнашкан туганнарының фотоларын һәм кыскача биографияләрен «Халык елъязмасы» проектының рәсми сайтында бастырып чыгарырга тәкъдим ителә. «Үлемсез полк» гаилә архивларын өйрәнү, буыннар тарихын яңарту һәм аны балаларыңа тапшыру, үз тамырларыңны искә алу өчен дә яхшы форсат. Редакциягә дә илебезнең төрле төбәкләреннән ата-бабалар турында язган хатлар килә.
Тумышы белән Салих авылыннан булган сугыш ветераны Зәки Әмирхановның кызы Рәйсә Рахманкулова түбәндәгеләрне язып җибәргән:
– Оборона министрлыгының архив документларын табып әтинең хәрби юлын өйрәндем һәм ул чын герой булган дигән нәтиҗәгә килдем. Мин аны Мәскәү шәһәрендә «Үлемсез полк» истәлегенә булдырылган электрон китапта (polkmoskva.ru һәм moypolk.ru) һәм РФ Кораллы көчләрнең үзәк музей комплексындагы «Хәтер юлы. Җиңүгә таба 1418 адым» галереясында (1418museum.ru) теркәдем. Әтиебез Висла-Одерда, Смоленскида һәм Белорусиядә барган стратегик һөҗүм операцияләрендә, Брест крепостен саклауда, Ржев янындагы алышларда һәм Берлинны алуда катнашкан. Без балалар һәм оныклар белән ел саен аның портретын күтәреп, горурлык хисе белән Мәскәүдә үткән «Үлемсез полк» акциясендә катнашабыз.
«Үлемсез полк» йөрешендә катнашу өчен штендер (фронтовикның туган һәм вафат булган еллары язылган портретын) ясау авыр түгел, аны үзегез дә эшли аласыз. Фотографияне катыргыга ябыштырырга һәм яңгырдан саклау өчен файл кидереп куярга мөмкин. Йөрештә катнашу өчен шул да җитә.
Туганыгызның фотосы булмаса, штендерны фотосыз ясарга да мөмкин.
9 майда Чишмә поселогында «Үлемсез полк» йөреше Чернышевский урамындагы 1А йорт яки салым инспекциясе яныннан башлана, ул Ленин, Гыйззәтуллин һәм Киров урамнары буйлап митинг үтәчәк мәйданга кадәр бара. Акция район авылларында да үтәчәк. Бу көнне халык катнашлыгындагы мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү дә планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле саклык чараларын үтәргә туры киләчәк.
Читайте нас