Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
21 Апреля 2021, 13:31
Тонировканың зыяны бармы?
19 апрельдә Чишмә районы территориясендә «Тонировка» дип аталган операция башланды, ул 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Руслан Байков, Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы
Бу чорда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тәрәзәләре рөхсәт ителгәннән артык караңгылатылган (тонировкаланган) автомобильләрне ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрә. Быел Чишмә районының дәүләт автоинспекторлары әлеге хокук бозу буенча 200дән артык административ карар чыгарды.
Машина хуҗасы автомобиль тәрәзәсен тонировкалаган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча административ җавап бирә (500 сум күләмендә штраф).
Әмма без штраф турында гына түгел, ә ихтимал булган нәтиҗәләр турында да уйланырга чакырабыз. Автомобиль ишеге ялгыш бикләнеп калган очракта, тәрәзә пыяласын бик тиз ватып булмаячак, тонировка сәламәтлеккә дә тискәре йогынты ясый – караңгыда кеше организмы мелатонин – «йокы гормоны» бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә, машина йөртүченең игътибары кими, йоклыйсы килә, һәм руль артына утыруның фаҗигале тәмамлануы ихтимал.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим