Чишмэ
+19 °С
Дождь
Җәмгыять
7 Апреля 2021, 13:35

Туклану сыйфаты контрольдә тотыла

Интернетта социаль челтәрләрдә «Инцидент» системасы тарафыннан ачыкланган проблемалар, төбәк җитәкчесе һәм Чишмә районы башлыгы аккаунтларына гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча рәсми затларның җавап-ларын бастырып чыгаруны дәвам итәбез.

Liliyamukhametdinova:
– Чишмә поселогының 1нче мәктәбендә ризык бик тәмсез һәм салкын! Өйдә балаларымны тәм-том белән азындырмыйм, дөрес тукланабыз, тозсыз һәм шикәрсез, кыздырылмаган ризыклар гына ашыйбыз.
Комментарий:
– Мин дә бу уңайдан берничә сүз әйтергә телим: ризык салкын, бүген тагын балык кәтлите һәм салкын карабодай боткасы биргәннәр, бала ач...
Ришат Мансуров, Чишмә районы хакимияте башлыгы:
– 2021 елның 12 февралендә Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге вәкиле белән Чишмә поселогының 1нче мәктәбенә бардык, ашханәдә балаларга җылы ризык бирелүен тикшердек. Барысы да тәртиптә иде. Чишмә поселогы гимназиясе ашханәсен дә берничә тапкыр барып тикшердек. 2021 елның 1 мартында, мәсәлән, менюга ярашлы, карабодай боткасы һәм ит кәтлите бирелде.
Мәктәп ашханәләрендә балаларны ашату БР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча БР дәүләт комитеты тарафыннан төзелгән ике атналык меню буенча оештырыла, РФ Башсанитар табибының 2020 елның 27 октябрендәге 32нче карары белән расланган СанПиНның 2.3/2.4.3590-20 таләпләренә туры килә.
Меню белән мәктәп ашханәсендә, сайттагы (http://chishm-gimn.ru/index.php/pitanie-obuchayushchikhsya/menyu) мәгълүмат стендында танышырга мөмкин. Меню ашханәләрдәге мәгълүмат стендларында да урнаштырылган. Барлык ризыклар технологик карталар һәм санитар нормалар буенча әзерләнә. Ризык балалар килеп утырганчы 3–5 минут алданрак тәлинкәләргә салына, беренче ашның температурасы
Цельсий буенча – 70–75, икенче ризыкларныкы Цельсий буенча 65 градус җылылыкта. Температура режимы кухня термометры ярдәмендә тикшерелә. Сезне Чишмә поселогының 1нче мәктәбендә туклану сыйфатын контрольдә тоту буенча ата-аналар төркеме эшендә катнашырга чакырабыз. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34797) 2-27-77. Туклануны оештыру сыйфаты буенча сораулар белән http://centr-pit.ru рәсми сайтына яки 7-800-301-8996; 7-927-307-6243; 7-927-334-9665 телефоннары буенча операторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас