Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
3 Апреля 2021, 07:22
Бөтен микрорайонга нибары бер контейнер мәйданчыгы бар...
Интернетта социаль челтәрләрдә «Инцидент» системасы тарафыннан ачыкланган проблемалар буенча рәсми затларның җавапларын бастырып чыгаруны дәвам итәбез.
Мария Логинова:
– Шуны аңлатып китегез әле, зинһар, ни өчен миңа, беркем белән дә килешү төземәгән булсам да, чүп өчен квитанцияләр килә? Чүп өчен акча сорый беләләр, ә аны илтеп түгү өчен Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә нибары бер генә контейнер бар, ансы да пычракка батып утыра, янына килерлек түгел. Ни өчен без контейнерлар куелмаса да, чүп-чарны машина белән поселокка илтеп түгәргә туры килсә дә, түләргә тиешбез? Кешеләргә чүп-чар ташларга уңайлы булсын өчен һәр урам башына бер генә контейнер булса да урнаштырылсын иде. Яз якынлаша, тиздән карлар эреп Тәҗрибә бистәсендәге 41нче йорт янындагы юллар да баткакка әверелер – машина белән дә үтеп, җәяү дә йөреп булмас. Безнең бистәдә автобус тукталышы да юк – кешеләр ачык һавада, кар һәм яңгыр астында басып торырга мәҗбүр.
Ришат Мансуров, Чишмә районы хакимияте башлыгы:
– Чишмә поссоветы башлыгы Азат Гайнуллин сүзләренә караганда, Чишмә поселогының Тәҗрибә урамындагы контейнер мәйданчыгыннан чүп-чарны көн саен төяп алып китәләр. 2021 елның өченче кварталына кадәр биредә зур күләмле чүп-чар салу өчен бункер урнаштырылачак, әлегә аларны контейнер мәйданчыгы территориясенә өеп куюыгызны сорыйбыз (җыелган очракта «Ямь» җәмгыяте алып китәчәк). Микрорайонда яңа контейнер мәйданчыклары куюга килгәндә, биредә 2021 елда тагын бер контейнер мәйданчыгы урнаштырырга планлаштырабыз. Моның өчен, 2021 елның 1 июненә кадәр, микрорайонда яшәүчеләрнең җыелышын һәм контейнер мәйданчыгы урнаштыру урынын сайлау өчен җаваплы булган хезмәтләр комиссия белән барачак.
Хәзер юллар турында. Тәҗрибә урамында юлларга, чыннан да, капиталь ремонт таләп ителә. Һава шартлары мөмкинлек бирү белән ремонт өчен смета төзү өчен комиссия белән тикшерәчәкбез, иң катлаулы участокларга вак таш салачакбыз. Быел, 2021 елның өченче кварталында Чишмә поселогында, шул исәптән Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә дә автобус тукталышларына павильоннар куелачак. Чишмә поселогын төзекләндерү буенча сораулар һәм тәкъдимнәр белән 8 (34797) 2-22-72 телефоны буенча Чишмә поссоветына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"