Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
1 Апреля 2021, 10:17

«Фреш-Микс» этләрне аулау белән шөгыльләнәчәк

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Башкортстанның кече шәһәрләренең берсендә догхантерлар (үзләре теләп хуҗасыз йөргән этләрне ату яки агулау белән шөгыльләнүче затлар үзләрен шулай дип атыйлар) барлыкка килү турында фикер алышу булды.

Урамда йөргән хайваннардан зыян күргән кешеләрнең күбесе властьларның хуҗасыз йөргән хайваннар проблемасын хәл итә алмауларын (шул исәптән хуҗасыз йөргән этләрне һәм мәчеләрне кире кайтармыйча тоту хезмәтләрен бетерү һәм «тоту – стерильләштерү – элеккеге яшәү урынына кире кайтару» программасын гамәлгә кертү мәсьәләсен хәл итә алмавын) тәнкыйтьләп, аларны яклап чыктылар. Әмма җәзага тарттыруны таләп итүчеләр дә аз түгел, хәтта «этләр үтерүчеләрне төрмәгә утыртуга кадәр», догхантерларның үзләрен «ерткыч, фашист» дип атаучылар да аз түгел. Шул ук вакытта Австралия, Казахстан, Индонезия һәм башка кайбер илләрдә хуҗасыз йөргән этләрне агулау законлы кулланыла, ә АКШның кайбер штатларында гражданнар тарафыннан хуҗасыз этләрне атарга рөхсәт ителә.
Чишмәдә догхантерлар кирәк булмас, мөгаен – 17 мартта район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге «Фреш-Микс» җәмгыяте белән безнең районда хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча әлегә 200 мең сумга килешү төзеде. Оешма җитәкчесе Илдар Хәбиров сүзләренә караганда, 23 марттан хуҗасыз йөргән хайваннарны тоту эшләре башланган. Бригадалар поселокка, Алкин-2 һәм якын-тирәдәге авылларга барганнар инде. Килешү шартлары буенча, һәр айның 30 числосында яклар күрсәтелгән хезмәтләрне документлар белән раслап (заявкаларның күчермәләре, тотылган һәм стерильләштерелгән хайваннар саны, элек яшәгән урынына кире кайтару турында актлар һ. б.) тапшыру-кабул итүне гамәлгә ашыралар.
Безнең белешмә
Хәзер хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы закон төбәкләргә хуҗасыз йөргән этләр һәм мәчеләр өчен приютлар булдыруны йөкли, әмма моның өчен бюджеттан финанслау каралмаган. Башкортстанда төбәк бюджеты исәбенә хайваннар өчен сигез муниципальара приют төзү турында карар кабул ителде – анда 3,6 мең эт һәм шул кадәр үк песи асралачак. Хуҗасыз хайваннарның гомуми саны белән чагыштырганда, бу диңгездәге тамчы кебек, өстәвенә, аларның саны елдан-ел арта. Шуңа күрә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай хуҗасыз хайваннарны тоту, вакцинацияләү, приютларда асрау чараларына федераль бюджеттан акча бүлеп бирү механизмын күз уңында тоткан закон проектын әзерләргә ниятли.
Читайте нас