Чишмэ
+16 °С
Ясно
Җәмгыять
18 Марта 2021, 11:18

Суүткәргеч туңган

Интернеттагы социаль челтәрләрдә «Инцидент» системасы тарафыннан ачыкланган проблемалар, төбәк башлыгы һәм Чишмә районы башлыгы аккаунтларына гражданнарның мөрәҗәгать итүләре буенча рәсми затларның җавапларын бастырып чыгаруны дәвам итәбез.

Zilia Galimzinova:
– Чишмә авылындагы Колхоз урамы, 18дә шәхси секторда яшәүче өлкәннәргә ярдәм итүегезне сорыйм. Алар ике атна сусыз утыра инде, «Водоканал»дан килеп, биш минут карадылар да, язга кадәр көтәргә кирәк, диделәр. Зинһар өчен, өлкәннәргә ярдәм итегез.
Ришат Мансуров, Чишмә районы хакимияте башлыгы:
– 2021 елның 7 мартында «Чишмәводоканал» җәмгыятенең кизү торучы бригадасы Чишмә авылы, Колхоз урамы, 18нче йорт адресы буенча (шәхси сектор) барды. Колхоз урамындагы суүткәргеч тулы күләмдә эшли. Күрше 16 һәм 20нче йортларга су чикләүсез килә. Шәхси хуҗалык территориясендә (20–25 метр) суүткәргечнең туңу урынын таба алмаганнар, аны үткәргәндә кирәкле нормалар үтәлмәгәндер, күрәсең. «Чишмәводоканал» җәмгыяте мәгълүматларына караганда, 11 мартка милекчедән гариза булмаган, күршеләреннән суүткәргеч сузарга, ярдәм итәргә мөмкин, ләкин территория шәхси булганлыктан, милекче эш һәм материаллар өчен үзе түли. «Чишмәводоканал» җәмгыятенә 8 (34797) 2-17-64 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас