Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2021, 15:42

Уразбахты авылы Бөек Ватан сугышы чорында

Якташларым – Уразбахты авылы халкы фашизмны җиңүгә нинди өлеш кертте?

Илнара Шәймөхәммәтова, Уразбахты мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Әлеге сорауларга җавап табу өчен тикшеренү эше үткәрелде, аның барышында авылдашларымның авыр сугыш елларындагы тормышы турында бик күп документлар, мәгълүматлар табылды.
Бу эштә безгә крайны өйрәнүче, районыбыз ватанпәрвәре Зинур Усеев зур ярдәм күрсәтте. Бу эш – сугыш елларында һәлак булганнарга, йокы һәм тынгы белми тылда эшләгән, бернигә карамастан җиңүгә ышанган һәм якыннарын көткән кешеләргә хөрмәт белдерү. Бөек Ватан сугышы туган авылым Уразбахтыны да читләтеп үтмәгән. Бөек җиңү фронтның һәм тылның аерылгысыз булуы бәрабәренә яуланган. Авылдашларым дошманны тар-мар итү өчен бар көчләрен, кирәк булса гомерләрен дә бирергә әзерлекләрен белдерә.
Сугышның беренче елында бөтен җирдә ополченецлар төркемнәре оештырыла. Уразбахтыда бу төркемгә 49 кеше керә. Безнең авылдан 191 кеше сугышка алына, шуларның 86сы яу кырында ятып кала.
1941 елның сентябрендә районда үстерелгән уңыш кар астында калмасын өчен тиз арада урып-җыю эшләрен тәмамларга кирәк була. Чишмә район Советы башкарма комитетының 1941 елның 29 сентябрендәге утырышы беркетмәсендә «...1941 елның 26 сентябреннән эшкә яраклы бар халыкны, шул исәптән кызларны һәм егетләрне дә хезмәт вазифасы тәртибендә авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюга җәлеп итү» дигән язу бар.
Уразбахты авылында рәис Әсхәт Хаҗикәев җитәкчелегендәге «Бригада» колхозы 1941 елның көзендә арышны берничә көндә урып-җыйган, 90 проценттан артык мәйданда сабан ашлыкларын урган, арышны суктырып саламын эскерткә өйгән. Колхозчыларның сугыш елларындагы фидакарь хезмәте турында шул чордагы район һәм республика гәзитләрендәге мәкаләләр дә сакланган. Менә, мәсәлән, 1942 елның 4 августында чыккан «Кызыл Башкирия» гәзитендәге мәкаләдән бер өзек: «Бригада» колхозында арыш чабалар. Беренче йөз гектар мәйдан урып суктырылган да инде. Колхозчылар Г. Гәрәева, Ф. Маликова көнгә 1000 данә һәм тагын да күбрәк көлтә бәйләп, норманы арттырып 200–250 процентка кадәр үтиләр. Шул ук вакытта хатын-кызларның ашлык көлтәләре бәйләүдәге патриотик башлангычы киң танылу ала. Мәсәлән, Фәния Шагыйльманова урак чорында көненә 1200әр көлтә бәйли.
Фронтка тиз арада техника, атлар, аларны җигү өчен иярләр, дирбияләр һәм башка кирәк-яраклар җибәрү таләп ителә.
Безнең колхоздан фронтка 27 йөк арбасы, 38 ат, бер машина озатыла.
Фәсәхәт Шәймәрдәнова, Хәкимә Вәлиева, Сәлимә Вәлиева, Гөлсем Әхмәдиева сугыш елларында курслар тәмамлап тракторчы, ә Әдибә Усеева комбайнчы булып эшлиләр. «Бригада» колхозы 1942 елда дәүләткә 3709 центнер ашлык тапшыра, бу, 1939 ел белән чагыштырганда, 212 центнерга күбрәк.
23400 литр, 1939 елга караганда, 8 мең литрга күбрәк сөт тапшырыла. 1943 елда хәтта 1097 литр сарык сөте тапшырылган. Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң халык хуҗалыгын аякка бастырган елларда керткән өлешләрен истә тотып, 1949 елның 23 мартында СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Бригада» колхозы рәисе Әсхәт Хаҗикәев Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Авылдашларыбыз җиңүне якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Алар сугыш чорында Ленинградтан эвакуацияләнгән 13 гаиләне кабул итәләр, һәркем үзендә булганы белән уртаклаша.
Моннан тыш, кешеләр җыйган акчаларын да китереп тапшыра: танклар, хәрби самолетлар төзү өчен 179 мең сум акча җыела. Бу патриотик хәрәкәтне колхоз рәисе Әсхәт Хаҗикәев җитәкли. Хатын-кызлар озын эш көненнән соң бераз ял итеп, өй эшләрен карап, балаларын йокларга яткыргач, берәр өйдә җыелышып фронтка җибәрү өчен посылкалар әзерләгәннәр. Шул елларда 25 пар киез итек, 210 кыска тун, эченә мамык куеп сырган курткалар һәм чалбарлар, 49 пар эчке кием, 200 пар оекбаш, 40 килограмм йон тапшырылган.
Читайте нас