Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 февраль 2021, 13:03

Түбәдән кар белән бергә...

Кабатламаска!

Якташыбыз авыл йорты түбәсен кардан чистартуын күрсәтеп «танылу алды».
Кадрларда видео авторының өй түбәсендә тездән карга батып басып торуы, аннан соң сикерүе һәм түбәдәге кар белән бергә шуып төшүе күренә. Нәтиҗәдә, өй түбәсе шул рәвешле кардан тазартыла. Ул өй башын көрәүнең гадәти булмаган һәм куркыныч ысулын видеога төшереп, язманы «Башкортостан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенә җибәргән.
Видеоязма халык арасында таралды – социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдаланучылар аны бер-берсенә җибәрә. Түбәне кардан чистартуның креатив ысулы берәүләрнең күңелен күтәрсә, башкалар исә аны гаепләп үз фикерен белдерә, чөнки шул рәвешле аяк-кулларыңны сындыруың да бар.
Читайте нас