Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2021, 17:38

Гаиләгә кабул ителгән ...әбиләр һәм бабайлар

Олыгайган көндә янәшәңдә аңлар кешең, хәстәрлек күрүче якыннарың булганда гына картлык шатлык була ала.

Чишмә районының Арслан авылында яшәүче Виктор һәм Елена Яковлевлар 90нчы еллар ахырында Карабахта сугыш башлангач Уфага күченеп кайткан, бүгенге көндә ялгыз калган ерак туганнары Раиса Азимбәкованы үзләренә сыендырганнар. Ул Благовар районының Казансу авылында бергә үскән авылдашы янына торырга кайткан була. Уфадагы шәхси йортлары янмаса, шулай икәү гомер кичерерләр иде. Әбиләр янган йорт эченнән чак чыгып өлгергәннәр. Аларга, янгында зыян күрүчеләр буларак, тулай торактан вакытлыча бүлмә бирелә. Берсен гаиләсе, өй тулы бала-чагасы булуга, төзелеш баруга карамастан, оныгы үз янына ала. Елена белән Виктор картәниләрен алырга килгәч, икенче әбине – ерак туганнары булган Раиса Константиновнаны да үзләренә алып кайтырга булганнар. Шулай итеп, алар 2015 елдан бирле зур тату гаилә булып яшәгәннәр, әбиләрдән тыш, тагын өч балалары да булган. Озакламый үзләренең картәниләре бакыйлыкка күчкән.
– Балалар мәктәптә укый, без икебез дә эшли идек, алар яныбызда чакта хуҗалык алып барырга һәм Раиса Константиновнаны карарга ярдәм иттеләр. Әмма кызларым мәктәпне тәмамлап колледжга укырга керделәр. Карашырга кеше юк, әбине кемгә калдырырга да белмәдек. Шуннан соң «Гаилә» үзәгенә киңәш сорап бардым, – ди Елена Михайловна.
Биредә аңа «Өлкәннәрне һәм инвалидларны гаиләгә кабул итү» республика программасы турында сөйлиләр, документларны рәсмиләштерү өчен медицина тикшерүе үтәргә туры килә, комиссия килеп тикшерә.
– Аның беркеме дә юк – ире үлгән, балалары булмаган, – дип сөйләде Елена.
– Хәзер сез минем балаларым, карыйсыз, атна саен мунча ягып кертәсез, – ди Раиса Азимбәкова.
– Ул өйдә әкрен генә үзе йөри. Аның өчен махсус арба ясадым, – дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы Виктор Васильевич. – Матрас салабыз да әбине утыртып тышка алып чыгабыз. Өйдә бөтен шартлар булдырылган: салкын һәм кайнар су, канализация, бәдрәф, әбинең үз бүлмәсе бар.
Картлык сиздермичә килә. Һәркайсыбызның туганнарсыз, ярдәмчесез калуы һәм үзен ялгыз хис итүе ихтимал. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе, хәтта иң яхшы шартлар булдырылган һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелгән интернат-йортта яшәүгә караганда, үзләре өчен гадәти булган өй шартларында һәм аларга таныш булган кешеләр янында яшәүне өстен күрә. Аларны тәрбиягә алган гаиләләр өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга үзләрен кирәкле итеп тоярга, гаилә әгъзасы булырга мөмкинлек бирә. Чишмә районында шундый дүрт гаилә бар. Бүләкбаш авылыннан Альфир Әминевнең һәм Светлана Мөрсәлимованың гаиләсендә ике әби, ә өч гаиләдә берәр өлкән яшьтәге кеше яши.
Исегезгә төшерәбез, даими рәвештә тәрбиягә мохтаҗ булган өлкәннәрне (инвалидны) карарга теләге булган һәр гражданин үз гаиләсенә кабул итә ала. Шул ук вакытта кайбер чикләүләр һәм тыюлар билгеләнгән: бу – якын туганлык, социаль учреждениегә җибәрелгәнче әлеге гаиләдә яшәү, Пенсия фонды аша гаиләдәге эшкә сәләтсез кешене карау буенча компенсация алу, хөкем ителү, психик авыру, алкоголизм, наркомания һ. б.
Өлкән кешене яки инвалидны караган кешегә ай саен 6200 сум күләмендә акча түләнә. Әгәр гаиләгә 80 яшьтән өлкәнрәк кеше яки беренче төркем инвалид кабул ителсә, закон нигезендә түләүне 30 процентка арттыру күздә тотыла. Өлкәннәрне караучы әлеге акчаны ничек файдалануы турында ай саен хисап бирә, шул ук вакытта өлкән яшьтәге кеше үзе дә әлеге документка кул куя.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан өлкәннәрне гаиләгә кабул итү турындагы законны тормышка ашыру өчен 7,8 миллион сум акча бүленгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны карауга дәүләт чыгымнары аена 16 мең сум тәшкил итә.
Карт кешене гаиләгә кабул итү вакыты ике якның да теләген исәпкә алып, бер айдан берничә елга кадәр сузылырга ихтимал.
Безнең белешмә
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында өлкән яшьтәгеләрне карарга алган 93 гаилә бар, аларда 96 кеше яши. Шул ук вакытта республикада 902 меңнән артык пенсионер яшәвен, һәм һәр бишесенең ялгыз һәм даими рәвештә кеше тәрбиясенә мохтаҗ булуын исәпкә алырга кирәк. «Гаиләгә кабул итү» өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга гадәти тормыш рәвешен саклап калырга, үзен ялгыз тоймаска, тиешле тәрбия алырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны гаиләгә кабул итү институтын үстерү өлкән яшьтәге гражданнар өчен уңайлы шартлар тудырырга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга, үзара ярдәм итү традицияләрен ныгытырга һәм аеруча авыл җирлегендә социаль ялгызлыкны кисәтергә ярдәм итәчәк.
Читайте нас