Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2021, 17:24

Үз эшеңне ачу мөмкинлеге бар

Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлегендә эшсезлек буенча пособие алу өчен исәпкә генә куеп калмыйлар, яңа эш табарга яки үз эшеңне ачарга да ярдәм итәләр.

Мәсәлән, 2020 елда унбер кеше эшкуарлык эшен ачу өчен дәүләттән ярдәм алган.
Алкин-2 авылында яшәүче Евгений Николаев белгечлеге буенча бораулау буенча инженер, вахта ысулы белән читкә китеп эшләгән, Заполярьеда булган. Әмма илдә кризис башлангач, эшен югалткан. Өйгә кайткач эшсез торасы килмәгән. Столяр-балта остасы белән танышкан һәм ул аны үз һөнәренә өйрәтә башлаган, бергә эшләгәннәр. Әлеге программа турында тормыш иптәшеннән ишеткән. Аның бер танышы АСПК (Социаль килешү нигезендә адреслы ярдәм алу программасы) буенча үз эшен ачкан. Евгений Александрович халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барган, анда аңа малтабарлык эшчәнлеген башлап җибәргәндә ярдәм алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында аңлатканнар, бизнес-план төзергә булышканнар. Кирәкле документлар тупларга кушканнар.
– Күп функцияле үзәк аша кирәкле документларны рәсмиләштердем, әйткәндәй, алар күп түгел, – дип сөйләде Евгений Александрович. – Моның өчен бер айдан күбрәк вакыт кирәк булды, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Миңа 250 мең сум субсидия бирделәр. Аны алу белән Дәүләт хезмәтләре аша хосусый предприятие ачтым. Бу акчага эш кораллары, җиһазлар сатып алдым. Югары катка менү өчен баскычлар, агач тәрәзәләр, ишекләр җитештерү белән шөгыльләнәбез, аларны барып урнаштырырга туры килә. Ә моның өчен бик күп эш кораллары кирәк. Объектларда эшләү өчен аларны комплекты белән сатып алдым. Бераздан элекке эшемә чакырдылар, тик мин баш тарттым – үземә эшләүнең файдасын аңладым. Аннары балаларның үсүен күрәсем, гаиләм янында буласым килде.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк, АСПК программасы белән керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр, ялгыз яшәүче гражданнар файдалана ала. Алар эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәр алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен яки авыр тормыш хәленнән чыгуга юнәлдерелгән башка чараларга ярдәм алала. Булачак эшмәкәрләрнең, Евгений Николаев белән булган очрактагы кебек, эш кораллары сатып алуга, өстәмә эш урыннары булдыруга һәм эш урыннарын җиһазландыру өчен дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге бар.
Шуны истә тотарга кирәк, бу программалар ныклап тикшерелә, һәм мошенникларга анда юл юк.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлегендә төрле категориядәге һәм яшьтәге кешеләрне эшкә урнаштыру буенча программалар тормышка ашырыла.
– 2020 елда 939 кеше эшкә урнаштырылды. Билгеле булуынча, без пешекче, парикмахер, бухгалтер, котельный операторы, электромонтер, АЗС операторы, эретеп ябыштыручы һәм машина йөртүче кебек кирәкле һөнәрләр буенча укырга җибәрәбез. Курслар бушлай, шуның өстенә юл чыгымнарын да, пособие дә түлибез, – диде эш белән тәэмин итү бүлеге директоры Сергей Губарьков. – Барлыгы 165 кешене укырга җибәрдек. Каникуллар чорында 138 укучы эшкә урнашты. Әйткәндәй, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне стажировкалау буенча программалар да бар. Узган елда соңгылары өчен дүрт эш урыны булдырылды.
– Узган елның март аеннан башлап онлайн эшлибез, яңа вакансияләр һәм эшкә урнашу белән бәйле барлык яңалыклар турында һәркем мәшгульлек үзәге сайтында таныша ала, – диде Сергей Леонидович.
Читайте нас