Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры чишмәлеләргә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөяркә» спектаклен тәкъдим итә (баш режиссер – Айрат Әбушахманов, композитор – Урал Иделбаев, рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов).
Режиссер кешелек дөньясын гомер буена борчыган мәхәббәт, иман, әхлак темаларына мөрәҗәгать итә. Ул күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасында әлеге сыйфатларның якты чагылышын күрә. Асылда исә, «Сөяркә» спектаклендә романтик-драматик стильдә бүгенге көндә дә көнүзәк булган проблемалар күтәрелә. Пьесаның төп геройлары – хәлле генә эшкуар, ике бала атасы Хәбир һәм 35 яшьлек укытучы Әнисә. Алар ун ел буе очрашып йөри, әмма көннәрдән бер көнне Әнисә хәлнең катлаулана баруын аңлый – гомер уза, ә аның ире дә, балалары да юк. Ачыктан-ачык сөйләшер вакыт җитә: Әнисә кемнедер кайгыга салып үз бәхетен корырга теләми.
Башкорт академия театрының танылган актерлары Алсу Галина-Гафарова һәм Азамат Гафаров башкаруындагы төп геройлар – Әнисә һәм Хәбирне «Сөю гөнаһмы?» дигән сорау борчый. Һәм алар спектакль дәвамында шуңа җавап эзлиләр. Урамда көнбагыш сатып торган әби дә, секретарь кыз да, мәчеттәге мулла да дөресен сөйлиләр һәм гадел фикер йөртәләр кебек. Әмма чын хакыйкать һәрвакыт кешенең җанында булучан.