– Исәнмесез. Исем-фамилиягез ничек, өй адресын һәм телефон номерын әйтегез. 2-14-45 номерына шалтыратып телефон аша да языла ала идегез. Менә әле генә шул сәбәпле шалтыратучының мәгълүматларын язып алдым, – дип каршы алды мине ишек янында торучы медицина хезмәткәре.
Ачыклануынча, мин чират буенча 94нче кеше булып чыктым. Әмма бу поликлиника регистратурасына үзләре килеп мөрәҗәгать итүчеләр генә. Тагын да Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «КВрачу» кушымтасы аша да язылырга мөмкин.
Вакцинация – ирекле һәм бушлай ясалучы процедура, аны COVID-19 белән авырмаган, лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча SARS-CoV-2 вирусына G һәм М иммуноглобулиннары булмаган кешеләр эшләтә ала. Шуны да истә тотарга кирәк, вакцинаның нинди дә булса компоненты ярамаганда, көчле аллергия булганда, кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган чир белән авырганда, хроник авырулар кискенләшкән вакытта, балаларга, авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга аны эшләтергә ярамый.
– Вакцина булгач, поликлиникадан шалтыратып паспорт, СНИЛС һәм мотлак медицина страховкасы полисы белән килергә кушачаклар. Регистратурада сезгә амбулатор карта ачылачак, барлык мәгълүматлар ЕГИСЗга кертеләчәк. ЕГИСЗ – ул Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасының кыскартылган атамасы, – дип аңлатты поликлиника мөдире Венера Латыйпова. – Вакцинация ясатыр алдыннан беренче һәм икенче этапларда пациентны 329нчы кабинетта табиб карый. Шул ук вакытта температура, йөрәк тибеше, артериаль кан басымы үлчәнә, сатурация билгеләнә, тамак-йоткылык карала, шуның нигезендә табиб вакцинациягә каршы күрсәтмәләр булмавын билгели.
Аның сүзләренә караганда, халык күп булса, тагын бер табиб эшкә җәлеп ителәчәк. Прививка вакциналаштыру кабинетында (№328) ясалачак. Хроник авырулар кискенләшкәндә, ОРВИ билгеләре һәм югары температура булганда прививка ясатырга ярамый.
Безнең районга китерелгән «Спутник V» вакцинасы биотехнологик юл белән алынган, тәнгә кадала торган төссез яки саргылт төстәге сыекча. Вакцина минус 18 градустан түбән температурада саклана. Ул ике этапта, икенче тапкыр – беренче прививкадан соң 21 көн үткәч ясала. Препарат ике вариантта – бер микъдарлы (ампулада 0,5 мл/доза) һәм күп микъдарлы (3,0 мл флаконнарда) чыгарыла.
– Безгә 3 миллиграммлы флаконнар килә, ул биш пациентны вакцинацияләү өчен җитә. Вакцина ясар алдыннан флаконны туңдыру камерасыннан алалар һәм эреп беткәнче бүлмә температурасында тоталар. Пациентларга сәламәтлек торышы турында анкета тутырырга һәм вакцинаны ирекле рәвештә ясатуын раслап кул куярга тәкъдим ителә, – дип аңлатты Венера Самат кызы. – Гражданинның вакцина ясатуы турында Сәламәтлек саклау өлкәсендәге бердәм дәүләт мәгълүмат системасына язылачак, «Дәүләт хезмәтләре» сайтында гражданинның шәхси кабинетында әлеге мәгълүмат булачак. Вакцинаның икенче компонентын ясату көне турында да шунда хәбәр киләчәк.
Вакцина ясатканнан соң беренче-икенче тәүлекләрдә озакка сузылмаган грипп авыруына охшаш синдром булырга – тән калтырарга, температура күтәрелергә, хәлсезлек тоярга, баш яки укол ясаткан урын авыртырга мөмкин. Кайвакыт күңел төшенкелеге, аппетит кимү, лимфоузеллар зураю күзәтелә. Боларның берсе дә булмаска да мөмкин, әмма табиблар әлеге симптомнар барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтергә тиеш.
Вакцинациядән соң тән температурасы күтәрелсә, ялкынсынуга каршы стероидсыз препаратлар кулланырга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучы пациентлар өчен вакцинация нәтиҗәләре буенча көндәлек алып бару мөмкинлеге бар. «Күзәтү көндәлеге» бүлегендә ковидтан вакцина ясатучылар регистрында үзеңнең хәлең турында язып барырга була, медицина хезмәткәрләре аны күзәтеп торырга тиеш.