Чишмэ
+22 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
6 Февраля 2021, 11:11
Истә калырлык булды!
Башкорт агросәнәгать колледжында Студентлар көне үтте
Күптән түгел Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында Рәсәй студентлары көнен билгеләп үттеләр.
Чара колледж бинасы каршында саф һавада узды.
– Ә нәрсә булачак? Уеннар буламы? – дип кызыксынды ике студент кыз.
Озак та үтми чараны алып баручының «Егетләр-кызлар, хәзер уенны башлыйбыз, командаларга бүленегез», – дигән көр тавышы ишетелде. Һәр курстан алтышар студент сайланды.
Беренче ярыш капчык киеп йөгерү булды.
«Безнең студентларыбыз дәрескә ашыга-ашыга килергә ярата. Хәзер алар безгә ничек итеп ашыгуларын күрсәтәчәкләр», – дип шаяртты алып баручы.
Бу ярышта беренче курс студентлары иң җитезләре булып чыктылар, ә алардан соң финишка икенче курслар килде.
– Өченче курслар әле яңа гына уянды, ахры, – дип төртмә телләнде җанатарларның берсе.
Арытаба студентларны чаналарда һәм тюбингларда шуу, парлашып кыршау киеп узышу көтте. Ә ярышларның финал этабында командалар аркан тартыштылар.
Иң соңыннан студентлар һәм укытучылар командалары ярышты. «Хәзер без аларны ә дигәнче җиңәчәкбез», – дип җиңүгә ышаныч белдерде студентлар төркеменнән берсе. Тик җиңү яулау бик җиңел булмады, педагогик состав командасы арканны бердәм көч белән, җайлы итеп кенә үз ягына тартып чыгарды.
– Менә, без дә нәрсә дә булса эшли алабыз бит! – дип елмайды чараны алып баручы.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урын 1нче курс студентлары командасына бирелде, икенче һәм өченче урыннарны икенче һәм өченче курслар студентлары алды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим