Чишмэ
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Января 2021, 07:48

Прививка ясату мөһим түгел

Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова COVID-19 белән авырып терелүчеләргә әлегә коронавирустан прививка ясатмаска киңәш итә.

Бу хакта ул «Вести.Ru» сайтында биргән интервьюда хәбәр итте.
Ул моны коронавирус белән кабаттан авыру очракларының аз булуы белән аңлатты.
Голикова, галимнәр фикерен мисалга китереп, авырганнан һәм прививка ясатканнан соң барлыкка килгән антитәнчекләр арасында аерма булмавы турында сөйләде. Ул шулай ук вакцинацияләүнең ирекле булуы турында искә төшерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 ел ахырына кадәр Башкортстанда миллион ярым кешегә COVID-19дан вакцина ясау планлаштырыла.
«Башинформ» МА
Читайте нас