Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
28 Января 2021, 11:39
Аграрчыларга ихтыяҗ зур
Мәктәпне тәмамлаганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары алдында укырга кая барырга, дигән сорау туа.
– Хәзер хезмәт базарында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ зур, бу һөнәрләргә, республика уку йортлары белән беррәттән, безнең колледжда да укыталар, – ди Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы методисты Наҗия Ишбулдина.
Агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында якынча 237 студент укый, ел саен 70 кеше урта махсус белем турында диплом ала. Биредә укучылар биш һөнәр – машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер, пешекче-кондитер, автомеханик, гомумтөзелеш эшләре мастеры, бизәкләү эшләре остасы һөнәрләре буенча белем алала.
Аның сүзләренә караганда, колледжда укучы егетләр һәм кызлар Чишмә кулланучылар җәмгыяте, «Туклану үзәге», «Төзелеш материаллары комбинаты», «Нерал-Чишмә» кебек оешмаларда практика уза. Укуын тәмамлагач шунда эшкә калучылар да бар. Мәсәлән, «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә генә дә Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын тәмамлаган 20ләп кеше эшли.
Моннан тыш, колледжда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яки гомуми белем бирү мәктәбенең төп курсын тәмамлау турында таныклык алучыларга да һөнәри белем бирелә. Шундый 30лап студент бар, аларны «ташчы» һөнәренә укыталар.
– 10 ай укыганнан соң таныклык бирелә, аның нигезендә алар үзләре өйрәнгән һөнәр буенча эшли ала, – диде Наҗия Әнәс кызы.
Бүген Чишмә филиалында Студентлар көне билгеләнә, чара урамда үтәчәк. Тиздән пешекче-кондитерлар яңа кайтарылган җиһазларны куллану осталыгын күрсәтеп имтихан тапшырачаклар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"