Чишмэ
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Января 2021, 08:23

Староста булса, шундый булсын

Чишмә районындагы 104 торак пунктның 90ында старосталар бар.

Арслан, Ар һәм Новотроицкий авыл биләмәләрендәге барлык авылларда да староста сайланган. Гомумиләштерелгән портретларын төзеп карасак, аларны берләштергән сыйфатларга игътибар итәсең – бу эшкә авылда абруй, халык арасында ихтирам казанган, оештыру эшендә тәҗрибәсе булган өлкән яшьтәге кешеләр сайлана. Старосталар арасында районның агросәнәгать комплексы вәкилләре дә, авыл зыялылары да бар. Күбесе үз авыл биләмәләрендә депутат булып тора, яки кайчандыр депутат булган, араларында яшьләр дә, хатын-кызлар да очрый.
Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Илнур Курамшин сүзләренә караганда, Леонидовка авылында Татьяна Шаврова бик актив эш алып бара. Быел, мәсәлән, Уза елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер салганнар. Авылда табигый газ юк, шуңа күрә аңа газ баллоннары кайтарып таратуны да җайга салырга туры килә, бу да шактый мәшәкатьле эш.
Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрам Туктаров барлык авыл старосталары турында да яхшы фикердә, ул шулай ук Чишмә авылында яшәүче Рамил Әсәдуллин хакында аеруча ихтирам белән телгә алды. Рамил Мирвәй улы авылдашларының ихтирамын һәм абруен яулаган кеше. Ул озак еллар «Луч» колхозында җитәкче вазифаларда – баш агроном, иң зур участок бригадиры, рәис урынбасары булып эшләгән. 73 яшьтә булуына карамастан, бай тормыш тәҗрибәсен, белемнәрен һәм көчен файдаланып халыкка хезмәт итүен дәвам итә.
– Терлек көтүне оештырудан башлап пай җирләренә ашлык алуга кадәр, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Хәтта мал-туар сатарга яки алырга булсалар да, миңа мөрәҗәгать итәләр, чөнки авылдагы бөтен кешене беләм. Авыр минутларда киңәш сорап килүчеләр дә бар. Еш кына янгын сүндерү часте диспетчерлары, ветеринария хезмәтләре, кайвакыт энергия белән тәэмин итүчеләр һәм газчылар мөрәҗәгать итә. Мин алардан алынган мәгълүматны авылдашларыма җиткерәм. Төрле очраклар була. Берзаман авылда өйдән өйгә кереп товар сатучылар йөри башлады. Халык, алардан котылыр хәл юк, дип зарланды. Ул сатучыларга, авылга тагын килсәгез, үзегезгә үпкәләгез, дип әйтергә туры килде. Башкача алар безнең авылда күренмәде, – диде Рамил Мирвәй улы.
Урындагы үзидарә дәүләт һәм гражданнар җәмгыятенең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүче төп звеноларның берсе булырга тиеш. Старосталар власть һәм халык арасындагы звено булып тора да. Авылларны, юлларны һәм күперләрне ремонтлауда, зиратларны тәртиптә тотуда, күп кенә социаль, икътисади, мәдәни һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә авыл старосталарының роле зур. Чишмә районының күп кенә авылларында алар авылның барлык проблемаларын – торак пунктлардагы юллар торышыннан алып бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте белән үзара бәйләнешне оештыруга кадәр мәсьәләләрне хәл итүдә катнашалар.
Читайте нас