Бу хәл 1810 елда була, тукучы булып эшләүче Табита Бэббитт бүрәнәләрне кул пычкысы белән кискәнне карап торганда шуңа игътибар итә, бүрәнә пычкы алга хәрәкәт иткәндә генә киселә, ә менә кирегә тартканда энергия бушка сарыф ителә. Шуңа күрә Бэббитт циркуляр пычкы прототибын эшләү белән шөгыльләнә башлый. Шунысы кызыклы, ул аңа патент алудан баш тарта, чөнки бу протестантлар оешмасы кануннарына каршы килә.
Ә менә секретарь булып эшләүче Синтия Вестовер чисталыкны бик яраткандыр, мөгаен. Шуңа күрә ул өйдә генә түгел, урамда да, шул исәптән кыш көне юлларны кар каплаган вакытта да тәртип булдырырга кирәк, дигән карарга килә һәм 1892 елда кар чистарту машинасы төзи.
Америкалы Мэри Андерсонга 1903 елда кышкы Нью-Йорк буйлап троллейбуста барырга туры килә. Ул бик нык өши, чөнки шофер юлны яхшырак күрү өчен тәрәзәләрне ачып бара, ә бу вакытта көчле кар ява.
Шул вакыт Мэри Андерсонның башына троллейбус тәрәзәсен салоннан чыкмыйча гына чистартырга мөмкинлек бирүче нинди дә булса җайланма уйлап табып булмасмы дигән уй килә. Тиздән ул «дворник» дип аталган җайланмага патент ала. Ул вакытта алар механик була – машина йөртүче тәрәзәгә кунган карларны кабинадан чыкмыйча гына рычаг белән идарә итеп «дворник» ярдәмендә себереп төшерә.
«Кевлар» дип аталган сүс күп кенә хәрби һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең гомерен саклап кала. Кевларның авырлыгы чагыштырмача җиңел булса да, корычтан күпкә ныклырак була. Шуңа күрә ул шлемнар һәм бронежилетлар ясаганда кулланыла. Аны эшләү белән америкалы Стефани Кволек шөгыльләнә. Аның полимерлар өлкәсендәге эшләнмәләре бик күп бүләкләр белән билгеләнә. Кевлар тәү тапкыр 1964 елда ясала. Стефани Кволек ул машина шиннары ясау өчен кулланылыр дип фаразлый, ә хәрбиләр белән хезмәттәшлек турында ишетергә дә теләми. Әмма барлык сер чынбарлыкка әверелә, кевлар аның ризалыгыннан башка саклану чаралары җитештерүдә киң кулланыла башлый.
Янгын сүндерү – ир-атлар һөнәре. Дөньяның күпчелек илләрендә хатын-кызларга янгын сүндерүче булып эшләү закон тарафыннан тыела. Ә менә янгын сүндергәндә бинаның тышкы ягына беркетелә торган баскычны да хатын-кыз уйлап тапкан бит. 1887 елда Америкадагы патент бюроларның берсенә Анна Коннели мөрәҗәгать итә һәм күрше торган биналарны тимер күперләр белән тоташтырырга тәкъдим итә, янгын сүндерүчеләр алар буенча ялкын ялмап алган урынга тиз барып җитә, ә халык хәвефсез урынга күчә ала. Соңрак күперләрне әлеге вакытта да кулланылучы ачык баскычлар белән алыштыралар. Автомобиль тавышын киметүче җайланманы да 1917 елда Эль Долорес Джонс уйлап таба. Аның ярдәмендә бераз тынлык урнаша, чөнки автомобильләрнең беренче модельләре бик нык тавыш чыгарып йөри. Бу тавыш Джонс ханымны чыгырдан чыгаргандыр, мөгаен, һәм ул транспорт чарасын камилләштерергә була. Дөрес, бу көчле зат вәкилләренең горурлыгына тия. Аларның күбесе беренче тавышкиметкеч (глушитель) аңа кадәр үк, XIX гасыр ахырында, Эль Долорес Джонс катнашлыгыннан башка барлыкка килгән, дип раслаган.
Чыганак: https://i-fakt.ru