Бу көнне балалар өчен театр тамашасы да оештырылды. Яңа ел алдыннан бәйрәм чарасында катнашу балаларга киләсе елда да тырышып уку, спортта һәм иҗади бәйгеләрдә уңышларга ирешү өчен этәргеч булачак.
Район мәктәпләрендә дә алдынгы укучыларга һәм олимпиадаларда җиңүчеләргә, Бөтенрәсәй бәйгеләре лауреатларына, спорт ярышлары призерларына – барлыгы 204 укучыга муниципаль район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бу көнне Ришат Мансуров үзе укыган мәктәптә дә булды, анда район Мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Зилә Ямалетдинова белән сәләтле алты укучыга бүләкләр тапшырды.