Чишмэ
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Декабря 2020, 19:00

Төбәк җитәкчесе майор Усмановның гаиләсе янында булды

19 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Караякуп авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган майор Илгиз Усмановның гаиләсе белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе майор Усмановның гаиләсе янында булдыТөбәк җитәкчесе майор Усмановның гаиләсе янында булды
Төбәк җитәкчесе майор Усмановның гаиләсе янында булды

19 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Караякуп авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган майор Илгиз Усмановның гаиләсе белән очрашты.

Ул геройның әти-әнисе Исмәгыйль Нурлыгаян улының һәм Саймә Байзәви кызының, тормыш иптәше Регина Радик кызының, уллары Руслан һәм Рамазанның авыр кайгыларын уртаклашты.

«Сез Ватанны саклаучы, танкист һөнәрен сайлаган чын ватанпәрвәр ул тәрбияләп үстергәнсез. Республика Хөкүмәте, проблемаларыгыз булса, сезгә аларны хәл итүдә ярдәм кулы сузар», – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе майор Илгиз Усмановка вафатыннан соң бирелгән генерал Шайморатов орденын аның тормыш иптәшенә тапшырып.

Усмановлар гаиләсе 17 ел инде Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәрендә яши. Радий Хәбиров алардан, «Башкортстанга кайтырга җыенмыйсызмы?», дип сорады. «Балалар укып йөри, мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүнең югары уку йортларына укырга керергә телиләр. Шулай ук Илгизнең дуслары һәм хезмәттәшләре дә безнең белән һәрчак элемтәдә, шалтыратып, хәл белешеп торалар, ярдәм итәләр», дип сөйләде Регина.

Р. Хәбиров Руслан белән Рамазанга велосипедлар һәм рюкзаклар бүләк итте.

Ул Регина Усмановага Чишмә районы хакимияте белән бәйләнештә торырга кушты.

Р. Хәбиров кушуы буенча, Республика кардиология үзәгендә ата-аналарны реабилитацияләү һәм савыктыру өчен махсус программа әзерләнгән. Ул майорның әти-әнисенә әлеге мөмкинлектән файдаланырга киңәш итте.

Республика җитәкчесе Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 30 төр ярдәм чарасы күрсәтелә, дип билгеләде.

Һәлак булган яугирнең әти-әнисе игътибары һәм ярдәме өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерделәр.

Илгиз безнең хәтердә мәңгегә сөекле ул, кайгыртучан тормыш иптәше һәм әти булып калыр, – диләр Саймә һәм Исмәгыйль Усмановлар.

Хәрби Илгиз Усманов 2022 елның февралендә махсус операциягә китә, ә 2022 елның

11 мартында батырларча һәлак була. Яугир туган авылы зиратында җирләнгән.

«Башинформ» мәгълүматы буенча әзерләнде

Төбәк җитәкчесе майор Усмановның гаиләсе янында булды
Төбәк җитәкчесе майор Усмановның гаиләсе янында булды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас