Чишмэ
+13 °С
Дождь
Җәмгыять
25 Декабря 2020, 09:11

Җир участогы чикләре турындагы мәгълүматларда хатаны ничек төзәтергә?

Хәзерге вакытта күчемсез милек хуҗаларының күбесе җир участогы чикләре турындагы мәгълүматларның Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларына туры килмәве белән очраша.

Гөлнара Якупова, БР буенча Росреестр идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы
Кагыйдә буларак, бу элек җибәрелгән хаталар нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә, нинди хата җибәрелүен ачыклау мөһим.
Хаталар ике төргә бүленә:
1. Техник хата. Бу – хокукларны теркәү органы тарафыннан җибәрелгән грамматик, арифметик, басма яисә башка шуңа охшаш хаталар. Нәтиҗәдә, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында җир участогытурындагы мәгълүмат әлеге документтагы мәгълүматларга туры килми (Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы законның 61нче маддәсенең 1нче өлеше).
2. Реестр хатасы. Бу хокукларны теркәү органына тапшырылган документлардан ЕГРНга күчерелгән хаталар (алда аталган законның 61нче маддәсенең 3нче өлеше):
– территорияне ызаннарга бүлү планы яки карта-планыннан. Бу кадастр инженер җибәргән хаталар;
– башка, шул исәптән ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә җибәрелгән документлардан. Мондый хаталарны бу документларны төзегән кешеләр һәм органнар җибәрә.
Кагыйдә буларак, техник хаталарны төзәтүдә бернинди авырлык та юк. Моның өчен Күп функцияле үзәкнең якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар хатаны төзәтү турында гариза әзерләячәк. Гариза белән бергә дөрес мәгълүматны раслаучы документлар да тапшырылырга тиеш. Законда техник хатаны төзәткән өчен түләү каралмаган. Шул ук вакытта, Росреестр техник хатаны төзәтүдән баш тартырга мөмкин (аны төзәтү хокук ияләренең яки ЕГРН мәгълүматла-рына таянып эш иткән башка кешеләрнең законлы мәнфәгатьләрен бозган очракта). Бу очракларда техник хата суд карары нигезендә төзәтелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хата хокукларны теркәү органы тарафыннан ачыкланган очракта да төзәтелергә мөмкин.
Ә менә реестрдагы хаталар белән катлаулырак. Кагыйдә буларак, җир участоклары чикләрен билгеләү ачыклана. Моның өчен ызанлау планын әзерләргә һәм күрше җир участогы хуҗасының ризалыгын алырга кирәк. Кадастр эшләрне башкаруда берьюлы берничә күрше җир участоклары хуҗалары да катнашырга ихтимал. Кагыйдә буларак, бу вакытта җир участокларының гамәлдәге чикләре (булган корылмалар, коймалар) үзгәрми. Аннан соң ачыкланган чикләр турындагы мәгълүмат Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелә, ягъни гамәлдә булган җир участогы чигенә туры китерелә. Күршеләр арасында бәхәс чыкса, ул суд тәртибендә җайга салынырга тиеш.
Җир участоклары чикләре турындагы төгәл булмаган мәгълүмат зур кадастр кварталларда (кайвакыт тулысынча бер авылда, берничә урамда) ачыкланганда, урындагы үзидарә органы башлангычы буенча комплекслы кадастр эшләре үткәрелә. Аны үткәрү нәтиҗәсендә, җир участоклары чикләре ачыклана, аларның чикләре турындагы бе-лешмәләрдә реестр хаталары төзәтелә. Җир участоклары чикләре килешү комиссиясе утырышларында килештерелә, анда шулай ук әлеге җир участоклары хуҗалары да чакырыла.
Җир участоклары чикләре турындагы мәгълүматларда хаталарны төзәтү буенча килеп туган барлык сораулар буенча Росреестр хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар консультация бирер, хаталарны ачыкларга һәм аны төзәтү юлларын билгеләргә ярдәм итәр.
Читайте нас