Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
16 Декабря 2020, 12:24

Яңа елга бүләк сайладыгызмы әле?

Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел якынлаша, туганнарга, якыннарга нәрсә бүләк итү турында уйланырга вакыт.

Чөнки Яңа ел бүләген тапшыру – бәйрәмдә көтеп алынган вакыйгаларның берсе!
Күптән түгел район гәзите хәбәрчесе Чишмә поселогы кибетләре буйлап йөреп чыкты һәм кайбер өлгер кешеләрнең якыннарына: балалары, әти-әниләре, туганнары, дусларына бүләк сайлавын күрде. Нинди бүләкләр алырга була соң? Балалар өчен бүләктән башлыйк. Аларга яңа ел бүләге сайлаганда, беренче чиратта, кыз яки ир баланың күбрәк нәрсә белән кызыксынуын исәпкә алырга кирәк. Чөнки балаларга алынган әйбер, һичшиксез, сөенеч һәм шатлык бүләк итәргә тиеш. Балалар уенчыклары сатылган «Незнайка» кибетендә сатучы Мария әти-әниләрнең һәм картәти-картәниләрнең нинди бүләкләргә күбрәк өстенлек бирүе турында сөйләде:
– Кемдер бүләккә чана, ә кайберәүләр мольберт яки малайлар өчен хоккей һәм футбол кебек өстәл уеннары, кызларга – кухня, чәчтарашханә, кибет уеннары, кечкенәләргә пингвиннар, этләр, сөйләшә торган җәнлекләр, төрле роботлар, планшетлы телефоннар ала. Пульт белән идарә ителә торган машиналар, лазерлы пистолетлар да бик яхшы бүләк. Бигрәк тә картәниләр оныгының исе китәрлек берәр бүләк сайларга тырыша. Электрон викториналар, акыл үсеше өчен өстәл уеннары бар. Зуррак кызлар өчен гадәттә алмаз мозаика һәм номерлар белән картиналар алалар.
«Знайка» кибетендә сатучы Зифа Әхәт кызы «Иң яхшы бүләк – китап» дигән гыйбарәнең бүгенге көнгә кадәр көнүзәк булып калуын әйтте, чөнки күпләр бүләккә классик язучылар, шулай ук рецептлар китапларын, балалар өчен төрле әкиятләр һәм дөнья халыклары әкиятләрен, энциклопедияләр сатып алалар. Бергә эшләгән хезмәттәшләр һәм сыйныфташлар өчен блокнотлар да, бүләк итү өчен эшләнгән көндәлекләр дә алучылар бар. Глобусларга да ихтыяҗ зур. Алар төрле үлчәмдә, янып торганнары да бар.
«Фикс-Прайс» кибетендә сатучы Ирина безгә ел символы – Ак үгез төшерелгән бик күп бүләкләр: мендәрләр, кружкалар, сувенирлар күрсәтте.
– Яңа ел кәефен булдыру өчен, гирляндалар, чыршы уенчыклары, баннерлар алалар, ә бүләкләр тапшыруны бераз дулкынландыргыч итәргә теләүчеләргә аны салу өчен тартмалар, төрү өчен матур кәгазьләр, бүләк өчен оекбашлар (элеп куярга), карнавал костюмнар, маскалар тәкъдим итәбез. Яңа ел шарлары формасындагы чәйләрне, тартма белән шоколадларны да бүләккә бик теләп алалар...
«Находка» кибетендә дә бәйрәмгә күчтәнәчләр сайлау мөмкинлеге зур, сатучы Айгөл сүзләренә караганда, алар биредә бик күп һәм бәяләре дә артык кыйммәт түгел.
– Балалар өчен тюбинглар, төрле уенчыклар алалар. Өй өчен кирәк-яраклар сатып алучылар күп, йомшак юрганнар, япмалар, урын-җир җыелмалары һәрвакыт актуаль, кухняга ямь бирү өчен салфетка савытлары, бокаллар, шулай ук пижамалар, җылы кием комплектлары алырга мөмкин, салкын көннәрдә алар бүләк биргән кеше турында искә төшереп торачак, – диде ул.
Ювелир кибеттә сатучы Рима арзанрак бәягә сатылучы товарлар һәм «кызларның иң яхшы дусты» булган кыйммәтле бизәнү әйберләре турында сөйләде:
– Яңа елга ирләр дә, хатын-кызлар да сөйгәннәренә һәм якыннарына, кайвакыт үзләренә алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре: йөзекләр, алкалар, чылбырлар һәм беләзекләр сатып алалар.
«Связной»да эшләүче Алеся яшьләрнең нинди бүләккә өстенлек бирүе турында сөйләде, аның сүзләренә караганда, телефон да, сәгать тә, портатив колонкалар да бүләк итәргә мөмкин.
«Магнит Косметик» кибетендә яңа елга иң яхшы бүләк – ул парфюмерия, хушбуй яки ислемай, дип саныйлар. Шулай ук зур ассортиментта парфюмер бүләкләр, савыт-саба һәм текстиль тәкъдим итәләр.
Күпләр нинди дә булса кибеткә, матурлык салонына яки парикмахерскийга бару өчен сертификат бирү яхшырак дип уйлый, бу очракта кирәк булмаган бүләк сайлармын дип борчылырга урын юк. Шулай ук яңалыклардан хәбәрдар булып торырга ярдәм итәчәк гәзит-журналларга, әйтик, район гәзитенә яки электрон басмаларга яздыру да урынлы булачак.
Читайте нас