Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2020, 13:25
Нәрсә чәчәрсең, агроном?
Район хуҗалыкларында киләсе елда чәчү өчен 7000 тоннадан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы саклауга салынды. Чәчүлек мәйданнары структурасына ярашлы, әлеге күләм ихтыяҗны тулысынча каплый.
Айрат Байбурин, «Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Башкортстан референт үзәге»нең 11нче территориаль бүлеге начальнигы
Хуҗалыкларда орлык фондын саклауга салуга һәм аны эшкәртүгә җитди карыйлар. Тәүге бурыч – орлыкны җитәрлек күләмдә хәзерләү бурычы үтәлде. Икенче һәм өченче бурычлар – аларны вакытында чистартуны һәм сортларга аеруны, шулай ук чәчү материалының сакланышын тәэмин итү. Ашлыкның үзлегеннән кызу очраклары да булды, бу чәчеләчәк орлыкның шытып чыгуына сизелерлек йогынты ясаячак.
«Нерал-Чишмә» (баш агроном Владимир Лысенко, агроном-орлыкчы Фәнис Нигъмәтуллин), «Агро-Альянс» (Рамил Ибраһимов, Нияз Гәрәев), «Агропромбизнес» (баш агроном Эдуард Вәлиев) җәмгыятьләрендә, «Д. С. Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында октябрь аенда ук орлыкларны чәчү кондициясенә җиткереп, үзәкнең сынау лабораториясенә анализга тапшырдылар. «Агро-Альянс» җәмгыятендә барлык орлыклар чәчү кондициясенә җиткерелде, әлеге вакытта аларның класслылыгын арттыру буенча эш алып барыла. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсендә (баш агроном Фәнил Нургалиев, агроном-орлыкчы Идел Ишмөхәммәтов) чәчү материалы зур күләмдә саклауга салынды. Әлеге хуҗалык орлыкчылык белән шөгыльләнә, биредәге барлык орлыклар югары репродукцияле. Анда ел саен сортларны яңарту белән шөгыльләнәләр, аларны район һәм республика хуҗалыкларына саталар. «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә дә сабан бодае һәм арпаның барлык орлыклары элиталы. Судан үләне орлыгы (беренче репродукция) сатуга хәзерләп куелган, үз ихтыяҗлары өчен күпьеллык үлән орлыклары, шулай ук репродукцияле орлыклар да бар. «Агро-Альянс» җәмгыятендә дә элита һәм беренче репродукцияле орлыклар, «Агросервис» МТСта сабан бодаеның («экада») һәм арпасының («Саша» сорты) орлыклары икенче репродукцияле. Шулай итеп, агрономия хезмәтләре алдына куелган сортларны яңарту һәм алыштыру бурычы үтәлә. Өстәвенә, хуҗалыклар алдында планны үтәү бурычы да тора.
Шул ук вакытта «Үзәк» МТС предприятиесе һәм кайбер крестьян-фермер хуҗалыклар орлыкларны анализга тапшыруны озакка суза.
Район буенча орлыкларның 90%тан артыгы элиталы, ә калганнары – 1–4 репродукцияле.
Хуҗалыклар җитәкчеләренең һәм агрономия хезмәтләренең исенә төшереп үтәбез, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы орлыклары дәүләт тикшерүе үткән һәм ГОСТ таләпләренә туры килгән хуҗалыкларга гына чәчү эшләренә субсидия бирә. Чөнки тикшерелмәгән орлыклар чәчүлекләрнең куе яки сирәк булуына китерә. Шуңа күрә милекчелекнең барлык формасындагы хуҗалыклар салкыннар башланганчы орлыкларны чистарту, югары чәчү кондициясенә җиткерү буенча барлык чараларны күрергә һәм орлык үрнәкләрен безгә анализга тапшыруны озакка сузмаска тиеш. Орлыкларның булачак уңышка нигезе булуын да онытмаска кирәк. Хуҗалыкларның үзләренең дә, анда эшләүче кешеләрнең дә имин тормышы орлык сыйфатына бәйле.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"