Чишмэ
+5 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Җәмгыять
15 Ноября 2020, 10:18
Коронавирус таралуга юл куймаска!
БР Хөкүмәте әгъзалары Алкин-2дә республика Башлыгы указы үтәлешен тикшерде
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәм БР Сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Урал Насыйбуллин санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен, шул исәптән битлек режимын саклауны тикшерү өчен 12 ноябрьдә Чишмә районының Алкин-2 авылында урнашкан «Эш киемнәре комбинаты» җәмгыятенә килделәр.
Әлеге предприятиедә 160тан артык кеше эшли. Эш ике сменада оештырылган. Хезмәткәрләр Чишмә һәм Благовар районнарыннан килә. Комбинатка кергәндә аларны Башкорт дәүләт медицина университеты карамагында онлайн-курслар үтеп сертификат алган ковид инспектор Ирина Логунова каршы ала.
– Барлык хезмәткәрләрнең дә температурасын үлчибез. Термометрияне көнгә ике тапкыр үткәрәбез. Цехларда кизү торучылар бүлмәләрне җилләтәләр, йогышсызландыру чаралары белән эшкәртәләр. Ике күчмә рециркулятор бар, – дип хәбәр итте ул.
Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов цехлар буйлап узды һәм санитар таләпләрне үтәү, шул исәптән эш урыннарын чиста тоту һәм дезинфекцияләү, биналарны җыештыру графигын үтәү буенча кисәтүләр ясады.
БР Башлыгы Радий Хәбировның коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле Башкортстан Республикасы территориясендә «Югары әзерлек» режимын кертү турындагы» указын үтәү буенча Хөкүмәт әгъзалары катнашлыгында шундый тикшерүләр даими үткәрелә. Ирек Хәйривари улы билгеләп үткәнчә, оешмалар җитәкчеләре барлык таләпләрне тиешенчә кабул итә һәм үти. Әмма кайбер җитешсезлекләр дә бар. Эшкә килгән хезмәткәрләрне комбинатка кергәндә тикшерүгә аеруча игътибар бирү, тән температурасын үлчәү, кулларны антисептик белән эшкәртү, шулай ук чирне кисәтү турында белешмәлекләр булу мөһим. Һәр предприятиедә ковид инспекторлар эшли, алар коронавирус таралмасын өчен кисәтү чараларының төгәл үтәлешен күзәтергә тиеш. Санитар-эпидемиологик нормаларны барыбыз да үтәсәк, чирләүчеләр күпкә азрак булачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"